Реклама
Җырның сүзләре һәм клибы.
Эльвира Сафина сүзләре, Владимир Фёдоров көе.
Балаларда, балаларда -
Тормышыбызның яме.
Кызларым дип, улларым дип,
Яши һәр әти-әни.
Кушымта:
Ходаемның бүләге ул —
Сөеп туймас газиз балалар.
Яратып, яратылып яши
Бик бәхетле ата-аналар.
Көтеп алган бәхеткәйләр -
Иң зур шатлык, юаныч.
Саф сөюнең җимешләре
Булсыннар гел куаныч.
Кушымта.
Балаларым, балаларым -
Нәсел дәвамчыларым.
Улларым да, кызларым да -
Иң зур булышчыларым.
Кушымта.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз