Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Бәйрәм бүген!

«Аэлита» төркеме белән бергә «Бәйрәм бүген» җырын башкарабыз.

Габдулла Тукай сүзләре, Җәүдәт Фәйзи көе.

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бөр мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;
Ул киенгәндер, дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын:
Ислемай сөрткән икән дөнья! Дидем: бәйрәм бүген!

Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән: 
Күңле нечкәргән! Дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:
Сөйләшәләр үзара: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;
Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

«Бәйрәм бүген!» «Әлислах»ның 1908 елгы 13 октябрь (48 нче) санында «Төлке һәм йөзем җимеше» исемле мәсәл белән бергә «Г.Тукай» имзасы астында басылган, «Габдулла Тукаев диваны»на (1908) кертелгән.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген — Тукай бу урында мөселманнарның изге бәйрәме — Ураза гаетен искә ала. Бәйрәм 1908 елда 1-2 октябрь көннәренә туры килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев