Көмеш кыңгырау

Авылга

"Эссе" - "Авылга". Бу җыр кайчандыр бик популяр иде. Һәр җәй саен ул хәзер дә актуальләшә.

Сөеклем, матурым, сиңа нәрсә булды. 
Әйт инде, оялма, авылны сагындың.
Кайтыйк, дисәң ялда - бер дә каршы килмим,
Дөресен әйткәндә, узем дә бик телим -

Авылга, авылга, шәһәрдән таярга.
Авылда, авылда, тынычлык табарга,
Авылга, авылга, табигать янына.

Эх, балачагымда ист
ә һәр җәй саен
мунча, бакча, елга, утын, җиләк, каен
көтә иде мине әти авылында.
Үзе дә ул очып кайта иде анда.

Авылда, авылда, тынычлык табарга.
Авылга, авылга, табигать янына.
Авылга, авылга, саф
һава суларга.


Әгәр казанышлар сине куандырмый,
Эштән өйгә кайткач тынычланып булмый.
Көн дә йокы туймый, әгәр сызлый йөрәк -
Димәк, дустым, сиңа инде күптән кирәк

Авылга, авылга, шәһәрдән таярга.
Авылда, авылда, тынычлык табарга,
Авылга, авылга, табигать янына.

Арча, Мамадыш, З
әй, Кукмара,
Питрәч, Теләче, Лаеш, Саба,
Сарман, Балтач, Чирмешән, Буа.
Жыелдык, утырдык. киттек авылга!
Киттек!
Авылда, авылда, тынычлык табарга.
Авылга, авылга, табигать янына.
Авылга, авылга, саф
һава суларга.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: