Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Апа-сеңел

Апа-сеңелләргә багышлап бергәләп җырлыйбыз. Текст һәм клип.

1)Бер-береңә таянышып,

   Сөенешеп яшәү җиңел.

   Без якыннар балачактан,

  Чын туганнар апа-сеңел.

Кушымта:

  Без бер чишмә суын эчеп,

  Бер тамырдан үскән гөлләр.

  Тормыш юлын бергә кичкән

  Җан сердәшләр - апа-сеңел.

2)Җылы куллар тибрәткәннәр,

  Салып безне бер бишеккә.

  Ходай биргән туганлыкны

  Югалтмыйк без, атмыйк җиргә.

Кушымта:

3)Еллар безне җиңә алмас,

  Бирешмәле, әй, син күңел.

  Бер җыр булып мәңге яшә

  Туган җанлы апа-сеңел.

Мохтар Минһаҗев көе, Хәбир Ибраһим сүзләре. Гөлнара Исмаева, Зөлфия Минһаҗев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев