Төлке һәм тавыклар
Ял бүлмәсе

Төлке һәм тавыклар

Уенның максаты: баланы җитезлеккә өйрәтү.

Уен мәйданчыгының бер башында, «кетәклек»тә — «әтәч» белән «та­выклар», икенче башында «төлке» яши.

Уенның тәртибе болай: «әтәч» бе­лән «тавыклар» мәйданчыкта җим эзләп йөри. Алар янына «төлке» якынла­ша башлагач, «әтәч» «Кикрикүк!» дип кычкыра. «Тавыклар» «кетәклек»кә таба йөгерә. «Әтәч» тә кача. «Төлке» алар артыннан куа. Әгәр эләктерә алмаса, ул янә «төлке» була. Эләктерсә, тотылган кош «төлке»гә әйләнә.


Нет комментариев