Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

"Без, без, без идек"

Уенның максаты: баланың сөйләм телен үстерү.

Балалар түгәрәк ясап утыралар, һәр уенчы бер кулының баш барма­гын өскә күтәрә, ә калган бармакларын йодрыкка җыя. Балалар, бер-берсенең баш бармакларын тотып, йодрыкларын йодрык өстенә куялар да кулларын бер күтәрәләр, бер төшерәләр. Шул ук вакытта түбәндәге такмакны бергәләп әйтәләр:

Без, без, без идек,                                Коега төштек, су эчтек;

Без унике кыз идек;                             Бер тактага тезелдек,

Базга төштек, бал ашадык,                   Таң атканчы, юк булдык;

Келәткә кердек, май ашадык;               Кап та коп, кара, Якуб,

Өйгә мендек, өйрә эчтек,                      Авызыңны яп та йом!

Барысы да авызларын йомалар. Бер-берсен көлдерү өчен, күзләре яисә йөзләре белән төрле ымнар ясыйлар. Уенчылар арасыннан берәрсе көлеп җибәрсә, калган уенчылар аннан: «Кемнең өй түбәсенә төштең?» — дип сорыйлар. Ул кайсы да булса бер уенчының исемен атый. Исеме аталган уенчы көлгән баланың кулына яисә маңгаена үз гаиләсендәге кешеләр санынча чиертеп ала. Алга таба уен яңадан башлана.


"Уйный-уйный үсәбез" китабыннан, Казан, 2014, Татарстан китап нәшрияты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уен уен бүлмәсе

2
X