Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Зәлия быел да лауреат булды!

«Көмеш кыңгырау»ның 3нче саны дөнья күрде! Беренче биттә - Казан кызы, «Балалы Солянка» премиясе лауреаты Зәлия Зиннурова!

Дуслар, сез «Балалы Солянка» тапшыруын карарга яратасызмы? Беләм инде, кызыксынасыз. Бу тапшыруда атна саен балаларның шәп-шәп музыкаль клиплары чыга. Сез инде тапшыруның алып баручыларын да яхшы беләсездер?! Бу турыда сөйләвем юкка түгел, бүгенге героебыз – Зәлия Зиннурова. Ул инде 5 ел рәттән «Балалалы Солянка»ны алып бара. Быел икенче тапкыр «Балалы Солянка» музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Зәлия кабат премия лауреаты булды.

– Сәлам, Зәлия котлыйм! Әйт әле, бу премия ни өчен бирелә?

– Тырыш, актив, сәләтле булган өчен.

– Тапшыруларны алып бара башлаганда сиңа ничә яшь иде.

– Миңа 5 кенә яшь иде. Без барлыгы биш алып баручы. Һәр репетициябез бик кызыклы үтә. Сәхнәдә кызык кына хәлләр дә булгалый (көлә).

– Мәсәлән?

– Бервакыт, күлмәгемә беркетелгән микрофон төшеп киткән иде.

– Каушап калмадыңмы соң?

– Юк, без аны Рамил абый белән тиз генә рәтләп тә куйдык, берни сизмәделәр дә. (Рамил Шәрәпов белән)

– Сиңа бик күп сүзләр ятларга кирәктер инде?

– Булгалый. Ә быелгы премия тапшыру концертына миңа җайлы текст әзерләгәннәр иде. Әллә ни ятлыйсы да булмады.

– Зәлия, кайберәүләр камерадан курка. Син инде тәҗрибәле алып баручы буларак, камерадан курыкмас өчен нинди киңәшләр бирер идең?

– Камераңны дустың итеп кабул итәргә кирәк. Имеш син шул дустың белән сөйләшеп утырасың, ди. Шулай иткәндә, курку да булмас.

– Рәхмәт. «Балалы Солянка»дан читкәрәк китеп синең укуың турында да сөйләшеп алыйк әле.

 – Мин казандагы 2нче гимназиянең 4нче сыйныфында укыйм. Шулай ук 4 нче ел 32нче музыка мәктәбенә дә йөрим.

– Берәр уен коралында уйнарга өйрәнәсеңме?

– Мин башта курайда уйнадым, хәзер флейтада.

– Синең тавышыңны «ШаянТВ» каналында да ишетеп була, әйеме?

– Әйе, мин «Маша һәм Аю» мультфильмында Машаны тавышландырдым.

– Ә син үзең Маша кебек булыр идеңме?

– Ю-юк.

– Зәлия синең шөгыльләрең бик күп икән. Репетицияләр, чыгышлар, мәктәп, флейта, дисең. Ә буш вакытың каламы соң?

– Кала. Мин өйгә кайткач, сеңлем Зифа белән уйныйм. Без бигрәк тә мәктәпле һәм төрле өстәл уеннарын яратабыз. Ишегалдында саф һавада йөрим, флейтада шөгыльләнәм, өй эшләрен эшлим.

– Тагын бер кызыклы сорау сиңа: сәяхәт итәргә мөмкинлек туды, ди, кайсы илгә очар идең?

– Төркиягә!

– Нигә?

– Быел мин «Сәләт» лагерынының кышкы сменасында ял иттем. Анда без телләр өйрәндек. Мин төрек телен сайладым. Хәзер бераз беләм дә кебек. Шуңа Төркия барыр идем.

– Рәхмәт, Зәлия бик кызыклы әңгәмә булды бу. Уңышлар сиңа!

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев