Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Җәй­нең бе­рен­че кө­не...

Җәй­нең бе­рен­че кө­не - ба­ла­лар­ны як­лау кө­не. Җәй, чын­нан да, ба­ла­чак­ның бер ча­гы­лы­шы ке­бек ин­де ул.

Урам­да җы­лы, рә­хәт. Мәк­тәп­ләр­дә уку­лар тә­мам­лан­ган. Ир­тән йо­кың туй­ган­чы йок­лар­га, ан­нан дус­лар бе­лән рә­хәт­лә­неп урам­да уй­нар­га бу­ла – бер­кем бер сүз әйт­ми. Дө­рес, бер ва­кыт та­бып, әни­ләр ку­шып кит­кән эш­ләр­не дә эш­ләп алыр­га ки­рәк бу­ла ин­де. Тик ала­ры аның, те­ләк бул­ган­да, ми­нут эчен­дә бе­тә дә ки­тә бит!

Ан­на­ры та­би­гать­кә якын чор да бит әле ул – җәй. Күз ал­ды­на гы­на ки­те­ре­гез әле, сез – ма­лай­лар-кыз­лар кич­ке эң­гер-мең­гер­дә кы­зык-мы­зык­лар сөй­лә­шеп эс­кә­ми­я­дә уты­ра­сыз, ә яны­гыз­дан гы­на кыш­тыр-мыш­тыр ки­леп бәп-бә­лә­кәй, әм­ма га­җә­еп сер­ле җан ия­се – кер­пе үтеп ба­ра. Бе­рә­ре­гез­нең сө­е­не­чен­нән:

– Кер­пе! – дип кыч­кы­рып җи­бә­рүе бу­ла, аны­сы, энә­лә­рен тыр­пай­тып, тук­тый да ка­ла. Ал­га да, арт­ка да «ни ша­гу»! Кы­зы-ык...

Әм­ма дә лә­кин... хә­веф­ле дә чор бит әле ул – җәй. Кү­ңел­нең ка­бы­нып ки­теп яңа төр ма­вы­гу­лар эз­ли баш­ла­ган ча­гы. Кай­сы­ла­ры­быз, бы­ел ни­һа­ять, җи­те­шеп, йө­зәр­гә өй­рә­нер­гә ни­ят­ли­дер. Кай­сы­ла­ры­быз рә­хәт­лә­неп ве­ло­си­пед­та җил­де­рә һәм хә­зер ин­де өй ти­рә­сен­нән чит­кә­рәк тә ки­тәр­гә исәп­ли­дер. Кай­сы­ла­ры­быз сел­фи­лар бе­лән «җен­лә­нә»­дер. Кай­сы­ла­ры­быз, үзен зур ке­ше дип хис итеп, ак­ча эш­ләү юл­ла­рын эз­ли­дер.

Без­нең тор­мыш шун­дый – ак­тив, кы­зык­лы бу­лыр­га ти­еш тә ин­де ул, әл­бәт­тә. Әм­ма дә лә­кин, өс­тә­ве­нә әле, без­нең өчен ты­ныч-имин дә узар­га ти­еш ул! Шу­ңа кү­рә бик тә, бик тә сак бу­лыр­га ки­рәк! Һәр­бер яңа­лык күп­ме­дер дә­рә­җә­дә хә­веф­ле дә ул.

Ма­җа­ра­лар­га һәм сө­е­неч­ләр­гә бай, ма­тур бу­лып ис­тә ка­лыр­лык җәй­ләр те­ли­без сез­гә!

 

Газетаның беренче битендә Фәрит Вәлиев һәм аның дуслары. Алар «Адымнар-Казан» мәктәбе укучылары. Бу хакта тулырак: http://chelny-rt.ru/news/achyk-ishek/adymnarda-saban-tue

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев