Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Язилә суперфиналга җыена!

Сезне Чаллы кызы, 30нчы мәктәпнең 4нче сыйныфы укучысы Язилә Хисамова белән таныштырмакчы булабыз.

Татарстанда XXI «Созвездие-Йолдызлык» телевизион фестиваленең зона этаплары башланды. Финалга чыгу өчен ярышлар Баулыда, Зәйдә, Актанышта, ә шушы көннәрдә исә Чаллыда да узды. Чаллының КАМАЗ мәдәният сарае шау-шуга күмелгән иде ул көнне. Кая карама – малайлар-кызлар. Барысы да матур костюмнардан. Күңелле! Әллә никадәр сәләтле балалар белән таныштык без ул көнне. Сезне дә хәзер шуларның берсе – Чаллы кызы, 30нчы мәктәпнең 4нче сыйныфы укучысы, «Вокал-соло» номинациясендә беренче урын яулаган Язилә Хисамова белән таныштырмакчы булабыз.

Язиләнең «Йолдызлык»та инде өченче мәртәбә катнашуы икән.

«Йолдызлык» – икенче төрле бәйге ул, – ди Язилә, – Аңа бик нык әзерләнергә кирәк! Чаллыда җиңеп, Казанга бару бик зур бәхет ул!

Язилә, син быел «Йолдызлык»та татар телендә чыгыш ясадың. Бу «Туган тел елы» хөрмәтенәме, әллә бәйгеләрдә туган телеңдә җырлау синең өчен язылмаган кагыйдәме?

Башка елларда да бер җырым һичшиксез татарча була иде. Бу минем үземнең традиция!?

Сиңа бәйгеләрдә дә малайлар-кызлар белән танышырга туры килә. Алар синең көндәшләрең бит инде. Моны белү дуслашырга комачауламыймы?

Юк, киресенчә, мин яңа кешеләр белән танышырга бик яратам. Бер-беребездән көнләшмибез без!

Сәхнәдә җырлаган иң беренче җырыңны искә төшер әле. «Бигрәк ямьсез җыр булган икән, ничек җырлаганмын?» – дип уйламыйсыңмы?

Мин беренче тапкыр бакчага йөргәндә сәхнәгә чыктым. «Чишмәкәй» дигән бакча иде ул. Безнең музыка җитәкчесе Гөлназ Баязитовна миңа «Сандугач-Күгәрчен» җырын өйрәткән иде. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Бик матур жыр!

Сәхнәгә чыкканчы дулкынланып торасыңмы? Дулкынлану сиңа булышамы, әллә комачаулыймы?

Дулкынлану миңа бик комачаулый, чынлап. ?

Үзәк каналдагы «Голос» тапшыруына барсаң, нинди җыр башкарыр идең икән?

«Голос»ка барырга теләк юк түгел. Ә нинди җыр сайлавым... сер булып калсын әле!

Журналист булсаң, кайсы җырчыдан интервью алыр идең?

Фирдүс Тямаевтан, билгеле!

Синең уңай сыйфатларың бик күптер, ә менә кимчелегең бар микән? Ничек уйлыйсың?

Мин бераз тыйнак. Бу кимчелек микән соң?

Язилә, чыннан да, тыйнак кыз – уңышлары турында сөйләргә дә онытты ул. Югыйсә, әллә никадәр булып чыкты аның җиңүләре. Винера Ганиева оештырган «Сандугач-соловей» халыкара конкурсында гран при яулаган, узган ел «Йолодызлык»ның суперфиналында 3 урынны алуга ирешкән. Язиләнең клипларын «Шаян тв», «Туган тел», ТМТВ каналларында да бик еш күрсәтәләр икән. Язилә Чаллының 13нче татар сәнгать мәктәбендә укый. Бәйгеләргә аны вокал укытучысы Диляра ханым Камалова әзерли. Хәзер инде аларны Казанда суперфиналга көтәләр!

Суперфинал дигәннән

Зона этаплары алга таба Чирмешәндә, Биектауда, Балык Бистәсендә; Апаста, Яшел Үзәндә үтәчәк тә, 17-21 апрель көннәрендә барлык җиңүчеләр Казанга суперфиналга җыелачак. Гала-концерт исә 22 апрельдә булырга тиеш. Тик моңа кадәр әле дәрәҗәле жюрига иң-иң сәләтле кызларны-малайларны һәм иң яхшы номерларны билгеләргә туры киләчәк. Ә жюрине Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина җитәкләгәнен беләсез микән әле сез? Жюри составында бию буенча Европа һәм дөнья чемпионы Арсен Агамалян, Мәскәү дәүләт культура институтының халык биюләре кафедрасы җитәкчесе Евгений Кузнецов та бар. Алар фестивальдә катнашучылар өчен мастер-класслар да үткәрәчәк. Конкурсантлар 7 номинация буенча көч сынаша: «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы музыка», «Иң яхшы җыр тексты», «Иң яхшы видеоклип».

Кыскасы, уңышлар телибез без сезгә, кызлар-малайлар!

Ризидә Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев