Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Яз килгәнгә шат Фаяз!

Урам­да яз. Бу әле ал­дак­чы яз.

Бер көн­не ко­яш дөнь­я­га җе­те як­ты нур­ла­рын сип­сә, икен­че көн­не ире­неп ке­нә ма­мык­тай ак кар тө­шәр­гә мөм­кин. Өчен­че көн­не вак яң­гыр си­бә­ли. Юл­лар­дан шау­лап гөр­лә­век­ләр ага.

Уку­чы­ла­рым­ның иң ярат­кан ва­кы­ты бу. Шул исәп­тән Фа­яз­ның да. Та­би­гать яра­ту­чы еге­те­без ин­де ул без­нең. «Әй­лә­нә-ти­рә дөнь­я» фә­не бу­ен­ча олим­пи­а­да­лар­да кат­на­ша Фа­яз. Кош­лар тор­мы­шы бе­лән кы­зык­сы­на. Ел са­ен әти­се бе­лән бер­гә­ләп җим­лек­ләр ясый, җим­лек­кә азы­гын да са­лып то­ра. Ме­нә бы­ел да «Кө­меш кың­гы­рау» га­зе­та­сы оеш­тыр­ган «Кош­лар аш­ха­нә­се» бәй­ге­сен­дә кат­на­ша. Нә­фис сүз ос­та­сы да әле ул. Уз­ган уку елын­да «Кы­зыл төл­ке» рес­пуб­ли­ка фес­ти­ва­лен­дә I дә­рә­җә дип­лом­га ия бул­ды. Бы­ел исә «Бә­хет йол­ды­зы» фес­ти­ва­лен­дә җи­ңү яу­ла­ды.

Уңыш­лар те­ли­без си­ңа, Фа­яз! Иге­лек­ле эш­лә­рең­не ал­га та­ба да дә­вам ит!

Да­ния Хә­ми­дул­ли­на, Чал­лы шә­һә­ре, Мул­ла­нур Ва­хи­тов исе­мен­дә­ге 2нче гим­на­зия укы­ту­чы­сы.

Фо­то­да: Мул­ла­нур Ва­хи­тов исе­мен­дә­ге 2нче гим­на­зи­я­нең 2В сый­ны­фы уку­чы­сы Фа­яз Фа­ты­хов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газета ЯҢА САН