Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Яңа саныбызны каршы алыгыз!

Яңа саныбызда сезне нинди кызыклы язмалар көтә?

1нче биттә «НАИКОМ АРЕНА» спортның техник төрләре стадионында эшләүче егетләр турында «Максат мотоцикллы итә» дигән язма. «Мототехника тирәсендә эшләр өчен иң кирәкле сыйфат нинди ул?» – дигән сорауга егетләр беравыздан диярлек: «Максат!» – диделәр. 

2нче биттә  хәбәрчебез Фәридә Хисмәтова Биләрдә «Сәләт» форумында алган тәэсирләре белән уртаклаша. «Дөньяның иң кызыклы урыны ул!» – ди Фәридә.

«Әтиемә сүз бирдем!» – ди  Әгерҗе районы Исәнбай авылы кызы Гөлназ Мөэминова. Кызыл аттестат иясе ул!

3нче биттә «Берни эшлисең килмиме?» дигән язмада ялкаулыкның сәбәпләре, ялкаулыкны җиңү ысуллары белән танышырбыз. «Бөтенләй бернәрсә эшләмәү – дөньядагы иң авыр, иң катлаулы һәм иң актуаль эш» дигән Оскар Уальд. Килешәсезме?

4нче биттә «Максим Галкин миңа: «Транспорт министры булачаксың!» – диде», – ди Самат Мөхәммәтшин. Ни өчен икәнлеген дә беләсегез киләдер инде, шулаймы?

5нче биттә  «Объективта – җәй» !!!  Газетабызда озак еллар рәссам һәм фотограф булып эшләгән Фаил Исламның (кызганыч, 2019 елда вакытсыз арабыздан китте ул)  җәйге фотолары күргәзмәсе.

Сертотмас үрдәкне барыгыз да беләдер. Ә менә сертотмас кәҗә турында ишеткәнегез бар идеме әле? Ишетмәгән булсагыз, 6нчы биттә Нәбирә Гыйматдинованың «Сертотмас кәҗә» хикәясен укысагыз белерсез сез аның ниндирәк хайван икәнлеген!  Чып-чын сертотмас икән ул, малай!

7нче биттә традицион «Күңелемдә шигырь туды» рубрикабыз. Сездән дә җәйге шигырьләрне көтеп калабыз, яме.

8нче биттә ниләр булуын чамалыйсыздыр инде? Әлбәттә, әкият, мәзәк, башваткыч!

Һәм болар гына түгел әле... Калганын укыгач белерсез, дуслар!

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев