Шундый була ул дуслык!
Яңа 3 нче саныбызны каршы алыгыз, дуслар!
Елмаясы килеп тора,
Күзләр шаян көлеп тора,
Түбәң күккә тиеп тора –
Шундый була ул дуслык!
Булышасы килеп тора,
Тырышасы килеп тора,
Гел яхшыга юраттыра –
Шундый була ул дуслык!
Тату бул, дип тыеп тора,
Тарткалашны оныттыра,
Биеттерә, җырлаттыра –
Шундый була ул дуслык!
Рәсемдә: Чаллының 103нче «Тургай» балалар бакчасында тәрбияләнүче Маша Новикова белән 114нче «Чаллы мозаикасы» бакчасында тәрбияләнүче Булат Хәбибуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев