Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Үзебезнең Иван Пугачев! (43нче сан)

Татар театры, татар киносында игътибарны җәлеп итәрлек балалар турында сөйлибез икән, Иван Пугачевны телгә алмый булмый.

Иван Пугачев! Шәп яңгырый бит, әйеме? Татар театры, татар киносында игътибарны җәлеп итәрлек балалар турында сөйлибез икән, бу исемне телгә алмый булмыйдыр. Казанның 69нчы мәктәбендә укучы Иван «Апуш» татар балалар театр студиясенә дә, К.Хабенскийның иҗади үсеш студиясенә дә йөри, җырларга ярата. Һәм бик теләп фильмнарда төшә! «Зөләйха күзләрен ача» фильмында да катнашырга өлгергән инде ул, Әмирхан Еникинең «823 километр» фильмында да. Ә Иван белән әңгәмәбезне без фильмнардан түгел, танылган фамилиядән башладык.

–  Иван, синең фамилияң гади генә түгел бит инде, әйеме? Ничек сиңа бу фамилияне йөртү?

– Миңа бик ошый!

– Синең әтиең Емельян исемле бит әле, име? Ә син тарихтагы Емельян Пугачевны беләсеңме?

– Беләм. Тик без аны әле тарих дәресеннән үтмәдек.

– Синең театрда уйнаганыңны беләбез инде. Нинди рольләр башкарасың?

– Мин Апуш театрында «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклендә «Шүрәле» булып уйныйм. Константин Хабенскийның театр студиясендә «Синяя птица» спектакльдә – «Тильтиль».

– Һәм иң ошаганы кайсы?

– Шүрәле!

– Син татарча спектакльләрдә дә, русча спектакльләрдә дә уйныйсың. Кайсы күбрәк ошый?

– Татарча уйнау, әлбәттә. Анда мин сүзлек запасымны арттырам, һәр ролемнән үзем өчен яңа сүзләр табам.

– Иң соңгы өйрәнгән сүзең нинди иде?

– «Рәнҗетүдән» дигән сүз. «Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар, сиңа ни бар?» репликасыннан истә калдырдым мин аны. Кемне дә булса үпкәләтү, кыерсыту дигәнне аңлата ул.

– Сиңа бигрәк тә нинди рольләр башкару ошый соң: уңаймы, тискәреме, герой яки бандит роленме?

– Бандит ролен! Ләкин мин үзем начар малай түгел!

– Җырларга да яратканыңны беләбез. Ә нинди җырлар җырлыйсың?

– Күбесенчә мин керәшен җырларын башкарам.

– Татар эстрадасында кайсы артистны яратып тыңлыйсың?

– Салават абый Фәтхетдиновны!

– Син быел «Шаян ТВ» телеканалы оештырган «Сәйлән» телевизион фестивалендә катнаштың бит әле. Нинди җыр белән шаккаттырдың тыңлаучыларны?

– Хәйдәр Бигичев репертуарыннан Марсель Галиев сүзләренә Ганс Сәйфуллин иҗат иткән «Миләүшә» җыры белән. 

– Җырларга яраткач, җырчы да буласың киләдер әле...

– Юк. Миңа күбесенчә спектакльләрдә уйнау ошый. Шуңа да актер булырга теләр идем.

 

Блиц-сораштыру:

 

– Хоккеймы, футболмы?

– Хоккей.

– Шәһәрме, авылмы?

– Авыл.

– Киномы, мультфильммы?

– Кино.

– Киномы,  спектакльме?

– Спектакль.

– Мунча ташымы, әллә берәр КВН командасымы?

– КВН командасы.

– Берәр кайчан жирафка атланып карар идеңме?

– Әйе, бик теләп!

– Галимҗан Ибраһимов ул кем?

– Язучы.

Иван Пугачев безгә Шүрәлене уйнап, һәм «Миләүшә»не җырлап күрсәтте. Таланты, сөйкемлелеге белән тәмам гашыйк итте ул безне! 

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гусамова.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев