Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Тылсым»ланган балалар

Кемнең генә «вакыт машинасы»на утырып сәяхәт итәсе килми икән?!  Инзилә белән Наилә минут эчендә XX гасыр башына эләгәләр. Кызыкмы?

Кызык шул. Әле генә алар гимназия укучылары иде, ә хәзер әнә – сәүдәгәр кызлары. Барысы да «Тылсым» ярдәмендә. Чаллыдагы 2нче гимназиядә дүртенче ел рәттән «Тылсым» театр студиясе эшли. Фотода шушы театрның йолдызлары – Инзилә Абдуллина һәм Наилә Вәлиева. Алар Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» пьесасыннан өзек уйныйлар: берсе Оркыя, берсе Дилбәр ролендә.  Без аларның репетиция вакытына туры килдек.  Шәп!  Шушы спектакль белән кызлар «Әлмәндәр варислары» дигән халыкара бәйгедә катнашып, 2нче дәрәҗә лауреат исемен яулаганнар. Шушы ук бәйгедә, студиянең кечкенәләр төркеме 1нче дәрәҗә дипломга лаек булган.

Студиягә барлыгы 34 бала йөри. Аларны чын театр артистлары өйрәтә. Энҗе Шиһапова, Чулпан Аскарова – Аяз Гыйләҗев исемендәге  Чаллы татар дәүләт драма театрында эшлиләр. Балалар алардан  сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, актерлык осталыгына өйрәнә. 

Театр студиясенә йөрү өчен балаларда нинди сыйфатлар булырга тиеш? – дигән сорауга апалары:  «Теләк!» – дип җавап бирделәр.

– Кайвакыт оялчан, кыюсыз балалар да түгәрәккә йөрергә теләк белдерә. Без барысын да сәхнәгә чыгарабыз. Башта аз сүзле рольләрдә уйныйлар. Тора бара алар сәхнәгә өйрәнәләр. Түгәрәктә балаларның сәләтләре ачыла, телләре шомара, – ди Энҗе Шиһапова.

– Быел беренче тапкыр дублерлар белән эшләп карарга булдык әле. Һәр спектакльдә бер рольне ике кеше өйрәнә. Шуңа бер көнне – берсе, икенче көнне башка состав уйный. Бу бик гадел, минемчә. Аннан соң балалар бер-берсенең бу рольне ничек башкаруларын күзәтәләр, өйрәнәләр,  – дип бүлеште Чулпан Аскарова.

Балалар бу уку  елында 11 конкурста чыгыш ясыйлар. Барысы да диярлек  җиңүчеләр рәтендә.  Шулай ук алар гимназия  укучыларына төрле бәйгеләрдә булышалар. Мәсәлән «Татар кызы», «Татар малае»  бәйгеләрендә  чыгышлары белән ярдәм иткәннәр.

Яшь артистлар төрле мастер-классларда булалар, викториналарда катнашлар, тренинглар уздыралар.

Зур театрлардагы кебек, «Тылсым»да да һәр елны сезонны ябу тантанасы оештырыла. Бу бәйрәмдә «Иң яхшы кыз башкаручы», «Иң яхшы малай башкаручы», «Иң яхшы икенче пландагы роль» кебек номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгелиләр, дипломнар тапшыралар.

Балалар алдагы сезонга да әзерлек эшләрен башлап җибәргәннәр. Нинди әсәр куячакларын ачыклаганнар, рольләр билгеләнгән... Сер итеп кенә сезгә дә әйтәбез инде. Алар киләсе елга Галиаскәр Камалның «Бүләк өчен» комедиясен куячаклар. Пәрдә читеннән качып кына беренче репетицияләрен карап тордык. Әле генә безнең белән сөйләшеп, телефоннан  видеолар карап  утырган балалар, тагын XX гасыр кешеләре булдылар да куйдылар.  Ай, артистлар...

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев