Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Тукай абый дус булырга куша!

«Көмеш кыңгырау»ның яңа 16нчы санына күзәтү:

«Үзем өйрәнгән рус халык җырының узган сезонда инде бик күп башкарылуын әйтеп, мин тапшыру редакторларыннан татарча бер генә куплет җырлап күрсәтергә рөхсәт сорадым...»Газетаның 4нче битендә «Голос. Дети» тапшыруында җиңү яулаган Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән әңгәмә укыгыз.


«Фильмның сюжеты буенча, Зөләйханың улы Йосыфка, бүреләрдән куркып, бик озак агач башында утырырга туры килә. Һәм, билгеле инде, Йосыф ролен башкаручы Исмәгыйльгә дә! Шулкадәр салкын көн була ул...»

Шул ук биттә 11 яшьлек актер Исмәгыйль Низамиев моннан 2 ел элек кинога төшкән вакытта алган тәэсирләре белән уртаклаша.


«Фаил Ислам үз стиле белән укучыны әллә кайдан җәлеп итеп тора. Алтмыштан артык китап аның кулы белән бизәлгән, аларның яртысыннан артыгы – балалар өчен...»

Газетабызның 5нче битендә балалар рәссамы Фаил Ислам турында язма белән таныша аласыз.


«Дуслык күбәләкләр арасында була микән ул?»

Газетабызның 6нчы битендә Чаллы шәһәренең 3нче мәктәбе 7А сыйныфы укучысы Миләүшә Шәмсиева шул хакта уйлана. Сүз уңаеннан, Миләүшә шушы кызыклы язмасы белән катнашкан «Алдымда ак кәгазь» бәйгесе (без аны 84нче лицей-интернат белән берлектә игълан иткән идек) 15 майда тәмамланачак. Катнашырга ашыгыгыз!

Газетага онлайн язылу биредә►https://podpiska.pochta.ru/press/П2370

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев