Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

ТатАрчаҖәй!

Бу алан мине күп әйберләргә өйрәтте.

Күпләр җәй җитүгә авылга, әби-бабайлары янына кайта, кайберәүләр гаиләсе белән ял итәргә китә. Ә мин быел ТатАрчаҖәй дигән бик яхшы аланга бару бәхетенә ирештем.

Бу лагерьга Россиянең 25 төбәгеннән татар балалары килде. Мәсәлән, Барда, Төмән, Әстерхан өлкәләре, Мари Эл, Башкортостан республикаларыннан... Алар арасында минем туган ягым — Киров өлкәсе дә бар.

Беренче көннәрдә 

Башта авыррак булды, ияләшеп бетә алмадым, чөнки беркемне дә белми идем бит. Кире өйгә кайтып китәсе дә килде. Тиздән бик тиздән мин үз төркемемдәге балалар белән дуслаштым. Без бергә төрле кызыклы түгәрәкләргә йөри башладык. Мәсәлән, алка ясадык. Бу алкаларны кигән чакта, лагерь искә төшәр әле. 
Спорт белән дә мавыга башладык. Безнең команда төрле ярышларда күп призлы урыннар яулады.

Дискәтүк тә татарча! 

Безгә төрле танылган шәхесләр килә иде: актерлар, җырчылар, алып баручылар... Күбесен телевизордан күргән бар — күрүгә таныйбыз. Мисал өчен, Рафил Җәләлиев, Фәнис Җиһанша, Илгәрәй, Илназ Гарипов, Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар...

Көн дәвамында төрле бәйгеләрдә катнашабыз, концертларга әзерләнәбез. Ә кичләрен рәхәтләнеп биибез, ял итәбез. Шаккаткыч хәл — хәтта дискәтүк тә биредә татар телендә уза икән! Шулай итеп, татарча бик белмәгән балалар да татарча өйрәнергә кирәк дигән уй-теләк белән үз якларына кайтып китәләр икән биредән. Ә мин, Аллага шөкер, беләм! 

Яңа танышлар, дуслар

Бу алан мине күп әйберләргә өйрәтте. Әйтик, максатчанлыкка — күпме бәйгеләрдә катнаштык бит, җиңәргә тырыштык. Әйтик, бер-береңә терәк булырга — дусларны уңайсыз хәлгә куймас өчен мөмкин булмаганны да эшлисең кайвакыт. Һәм дуслар дигәннән — яңа шәп кешеләр белән таныштырды мине ТатАрчаҖәй. Монда килүемә бер дә үкенмим!

Рәсилә Әхмәтшина, Киров өлкәсе, Нократ аланы, Түбән Шөн авылы, 11нче сыйныф.


Аңлатма:
ТатАрчаҖәй Арча педагогия көллияте базасында уза. Ул Россиянең төрле төбәкләреннән килгән укучыларны татар теленә өйрәтү максатын куя. Журналистика, күңелле татар теле, радио, тегү-чигү түгәрәкләре эшләп килә. Лагерьда Россиянең 25 төбәгеннән 200 бала ял итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев