Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Таныйсызмы Зиләне?!

Мусина Зилә белән танышмы син?

«Көмеш кыңгырау» битләрендә аның әсәрләрен укыганың бардыр, шәт. Чаллыда яши ул, 54нче мәктәпнең 6нчы сыйныфында укый. Шигырьләр язучы һәм аларны сәхнәдән бик матур итеп укучы хыялый кыз Зилә янында кунакта булып кайттык әле без.

– Хәлләр ничек соң, Зилә? Каникуллар ничек үтә?

– Әйбәт хәлләр. Авылда әбием янында кунакта булып килдем. Балык Бистәсе районында яши ул. Хәзер менә өйдә китаплар укыйм, рәсемнәр ясыйм – яраткан шөгыльләрем белән үткәрәм ялларны.

– Яраткан шөгыльләрең күп икән...

– Әле мин биергә дә бик яратам. Бераз бию түгәрәгенә йөреп алган идем. Өебездән ерак булганга, ташларга туры килде. Әмма бию җене кагылды бугай. Татар көйләренә үзем уйлап табып биюләр әзерлим. Музыка ишетсәм, аякларым үзеннән-үзе тыпырдый башлый инде.

– Охо, эшләрең күп болай булгач! Әле шигырьләр дә язасың бит.

– Әйе, шигырьләрне 4нче сыйныфтан бирле язам. Укытучы апа өй эше итеп шигырь язарга кушкан иде. Шуннан ошап китте, яза башладым. Бервакыт 8 нче март бәйрәменә әниемә шигырь язып бүләк иттем. Кибеттән алмадым бүләкне, утырдым да яздым. Әниемнең ничек сөенгәнен күрсәгез!

– Ниләр турында язарга яратасың соң?

– Беләсезме, фильмнар карагач, шигырь язасы килә башлый минем. Шундагы вакыйгалар, кичерешләр турында. Тагын табигать турында язарга да, рәсем ясарга да яратам.

– Ничек вакыт табасың соң барысына да? Мәктәптә арытадыр бит?

– Әзрәк арыта инде. Әмма бик кызык, рәхәт безнең мәктәптә. Инглиз һәм татар теле, әдәбият дәресләрен аеруча яратам. Ә өйдә миңа апам булыша. Роза исемле бик яраткан апам бар бит. Өй җыештыру, табак-савыт юуу күбрәк аңа эләгә.

– Шундый да иҗади кызның үскәч кем буласы килә икән соң?

– Журналист. Яки табиб, ветеринар.

– Хайваннар яратасың димәк?

– Әйеее! Авылда этебез һәм мәчебез бар. Кайткач та шулар белән рәхәтләнеп уйныйм.

Шигырьләр язучы, биергә, рәсем ясарга оста, этләр-мәчеләр яратучы Зиләгә без уңышлар телибез! Яңа әсәрләрен көтеп калабыз.

Лилия Сираева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев