Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Спорт мастеры буласым килә«, – ди Динә Шагалиева

2024 елда Парижга Олимпия уеннарына барырга хыяллана Динә.

Газетабызның 32нче санында сезне нинди кызыклы язмалар көтә?

Йолдыз апа Шәрәпова каникулны нигә «кунакул» дип атый, беләсезме?

Казан кызы Динә йөзү буенча күп тапкырлар Татарстан чемпионы, спорт мастерлыгына кандидат. Фирүзә Ибраһимованың әңгәмәсе 1нче, 4нче битләрдә.

«Бик тә өйрәнәсем килә!» 2нче биттә яшь хәбәрчеләребезнең хыял-теләкләре белән танышырсыз.

«К-поп – мин яраткан жанр», – ди Азалия Сабитова. Мемберлар, Гиннеслар китабына нинди уңышлары өчен кертелгән ВTS төркеме? Әти-әниләр ни өчен мондый музыкаль төркемнәргә скептикларча карый? Язма шул хакта.

4нче биттә Лиана Габбасованың иҗат сукмагы. Үзенең журналистикага килү юлларын бәян итә Лиана.

5нче биттә «Гел гади үк булмаган «гап-гади» малай»ның кем булуын белерсез. Күбегезгә таныш ул.

«Җир – Кояшның кызы, мин – оныгы. Икебез дә очар күбәләк...» Әлеге юлларның авторы талантлы шагыйрь Сирень Якупованың август аенда туган көне. 6нчы биттә аның балалар өчен шигырьләрен укырсыз.

1нче сентябрь Рәзилнең иң яратмаган көне... Хәер, шулаймы икән? Ризидә Рәхмәтуллинаның «Кем беренче?» дигән хикәясен укыгач, малайның нигә кәефе кинәт кенә яхшырып китүен сез дә чамаларсыз.

Әлеге һәм башка язмалар газетабызның 21нче август санында. Укыгыз, фикерләрегезне җиткерегез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев