Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Сәләт»тә яңа дуслар таптым!

Газетабызның яңа саны кайтты, дуслар! Бик күп кызыклы язмалар көтә сезне анда.

«Сәләт»тә дуслар таптым!

Мин бу көн­нәр­дә «Сә­ләт» ла­ге­ре­ның «Яр Чал­лы ала­ны»н­да ял итәм. Бик ошый! «Сә­ләт»­тә бул­га­ным бар иде ин­де, ә ме­нә бу алан­да – әле бе­рен­че ге­нә тап­кыр. Со­ци­аль чел­тәр­ләр­дә үзең­не та­ны­ту бе­лән бәй­ле ул. Те­ма­сы да бик кы­зык ми­нем өчен.

Го­му­мән, без мон­да бик кү­ңел­ле яши­без. Төр­ле ча­ра­лар­да кат­на­ша­быз,  тү­гә­рәк­ләр­гә йө­ри­без. Та­тар те­ле  тү­гә­рә­ге ми­ңа ае­ру­ча ошый. Әй­да­ман Ди­на  апа бе­лән без ги­та­ра­га ку­шы­лып җыр­лый­быз, ара­ла­ша­быз, төр­ле уен­нар уй­ный­быз. 

Мон­да хәт­та бас­сейн да бар! Ла­герь­га дус кы­зым Алия бе­лән бар­ган идем, мон­да исә яңа дус­лар да тап­тым. Мин иң шәп төр­кем­гә эләк­тем, әй­да­ман­на­ры­быз – Эль­ви­на апа һәм Рауф абый да шул­ка­дәр по­зи­тив­лар.

Эх, озаккарак сузылсын иде бу лагерь!

Фә­ри­дә Ис­мә­гый­ле­ва, Кук­ма­ра шә­һә­ре, 3нче мәк­тәп.

2нче биттә  «Директор да бала булган» дигән яңа сәхифәбез башлана. Иң беренче героебез – Ка­зан­да­гы «А­дым­нар» мәк­тә­бе ди­рек­то­ры Ай­дар Шәм­сет­ди­нов.

3нче биттә «БДИдан куркасыңмы?» дигән сорауга хәбәрчеләребез җавап эзли. Даими психологыбыз Гүзәл Закирова имтихан нәтиҗәләре син теләгәнчә булмаган очрак өчен киңәшләрен бирә.

4нче биттә даими хәбәрчебез Гөлназ Әхмәдиева «Сәләт» лагереның беренче форумыннан алган тәэсирләрен уртаклаша. Ә «Бүләк» аланында ял итүче Лиана Мөхәмәтдинованың дусты Таңсылу Хаҗиева белән әңгәмәсе  – «Яшьтәшемә биш сорау» рубрикасында. «Бүләк»сез җәй – җәй түгел, ди алар.

5нче биттә Jony, Rauf&Faik, Niletto... Ягъни сезнең кумирлар турында язма. 

Әдәби сәхифә дә, «Беренче адымнар», «Көн дә бер әкият» рубрикасы да сезне кызыксындырыры дип уйлыйбыз. 

Укыгыз, теләк-тәкъдимнәрегез булса – языгыз, дуслар! Бергә калыйк!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев