Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Үс­кәч кем бу­лыр­га?

Үс­кәч кем бу­лыр­га? Бу со­рау ма­лай­лар­ны-кыз­лар­ны, һич­шик­сез, бор­чый­дыр. Ә ме­нә Чал­лы еге­те Әмир­хан Са­би­ров үзе­нең ки­лә­чә­ген тех­ни­ка­дан баш­ка күз ал­ды­на ки­те­рә ал­мый. JGET дип атал­ган ро­бо­то­тех­ни­ка һәм тех­ник иҗат үзә­ге­нә йө­ри ул.

Әмир­хан Са­би­ров Чал­лы­да­гы Мул­ла­нур Ва­хи­тов исе­мен­дә­ге 2нче гим­на­зи­я­дә укый. Иң-иң ак­тив ба­ла­лар мәк­тә­бе ин­де бу. Әмир­хан да бе­рен­че сый­ныф­тан ук ак­тив бул­ган. Нин­ди ге­нә тү­гә­рәк­ләр­гә йө­реп ка­ра­ма­ган ул! Кө­рәш бе­лән дә шө­гыль­лә­неп ал­ган, йө­зү бе­лән дә. Уз­ган уку елын­да га­и­лә та­ри­хы бе­лән кы­зык­сы­нып ки­теп, Рос­си­я­кү­ләм шә­җә­рә­ләр бәй­ге­сен­дә дә җи­ңү яу­ла­ган. Әм­ма шу­лай да... аның өчен иң кы­зык­лы фән бу­лып ма­те­ма­ти­ка, иң кы­зык­лы тү­гә­рәк бу­лып ро­бо­то­тех­ни­ка кал­ган.

Чал­лы­ның 33нче комп­лек­сы­на ур­наш­кан «JGET» ро­бо­то­тех­ни­ка үзә­ге­нә (пе­да­го­гы Аль­берт Ва­лерь­е­вич За­ки­ров) ул ин­де 5нче елын йө­ри. Бы­ел үзәк­тән ике егет Ка­зан­да Ин­но­по­лис Уни­вер­си­те­тын­да Бө­тен­рос­сия ро­бо­то­тех­ни­ка олим­пи­а­да­сы­на да бу­лып кайт­кан­нар. Олим­пи­а­да шарт­ла­рын­да ро­бо­тын да яса­ган­нар, аны эш­лә­тер өчен прог­рам­ма­сын да тө­зе­гән­нәр. Бик зур тәҗ­ри­бә бул­ган бу алар өчен! 

Тәҗ­ри­бә ди­гән­нән – Үзәк­тә дә нин­ди ге­нә ро­бот-ма­ши­на­лар ясап ка­ра­ма­ган­нар ин­де алар. Ав­то­мо­биль­ләр, вер­то­лет­лар, са­мо­лет­лар... Са­мо­лет ту­рын­да сүз чык­кач, ни­чек ин­де әйт­ми ка­ла­сың? Әмир­хан­ның та­гын бер зур хы­я­лы – очу­чы бу­лу икән. Зәп-зәң­гәр күк йө­зен­дә са­мо­лет ка­дәр са­мо­лет бе­лән ида­рә итү­не күз ал­ды­на ки­те­реп ка­ра­гыз әле сез! Шәп бит, ә!

Ә без их­лас кү­ңел­дән Әмир­хан­га уңыш­лар те­лик, дус­лар! Хы­ял­ла­рын тор­мыш­ка ашы­рыр­га на­сыйп бул­сын үзе­нә!

Ри­зи­дә Рәх­мә­тул­ли­на. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев