Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Син каршыла безне, зур тормыш!

Үзенең күңелле, ыгы-зыгылы мизгелләре, борчу-мәшәкәтьләре белән кыңгыраулы мәктәп еллары да артта калып бара. Ул еллар турында инде мәктәп фотолары һәм хатирәләр генә искә төшерер.

Кызыклы дәресләр, шау-шулы тәнәфесләр, төрле сәяхәтләр, беренче мәхәббәт, якын дуслар... Аларны ничек онытасың! Балачак белән үсмерчак та бит әле бу! Кеше тормышындагы иң матур, зур хыялларга бай кабатланмас чор ул.

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезнең алда якты киләчәк, өметләр, төсле хыяллар. Инде алдагы тормышыгызда юлдаш булырлык һөнәр сайлагансыздыр. Үзегез теләгән белгечлеккә укырга язсын сезгә! Кем генә булсагыз да, кайда гына эшләсәгез дә, сезне тәрбияләүгә бар көчен куйган әти-әниләрегезне, белем биргән укытучыларны, балачактан җитәкләшеп үскән сыйныфташларыгызны онытмагыз. Максатларыгызга ышанычлы адымнар белән барыгыз, яхшы ниятләрегезне тормышка ашырырга ныклы ихтыярыгыз һәм үҗәтлегегез ярдәм итсен! Уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев