«Сәләт»ле җәй - 2024» тәмам!
Җәемнең өчтән бер өлеше «Сәләт» яшьләр үзәге үткәргән чараларда катнашып кына үтте дисәм дә ялгышмам. «Сәләт-Саба» аланы, «Сәләт Биләр» Форум, «Алдынгылар Биләр» Форум – барысына да өлгерергә тырыштым. Алай да җитмәде кебек дигән фикергә килдем дә «Сәләт-Иске Казан» җыенына да барып кайтырга булдым! Бер көнгә сузылган сәяхәтем турында сезгә дә сөйләп үтәсем килә.
17нче август. Иртәнге сәгать дүрттә торып, дусларым белән электричкага утырып, Шәмәрдәннән Казанга юл тоттык. Исән-сау гына килеп, «Ак Барс Арена»га кузгалдык. Анда инде сәлкешләр дә, башҗитәкләр дә җыела башлаган иде. Берникадәр вакыт узгач, «Сәләт – Иске Казан» җыены территориясенә кузгалдык.
Чараның ачылу тантанасына Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова килгән иде. Ул катнашучыларга үзенең матур теләкләрен җиткерде.
Ачылыштан соң «Милли һөнәрләр» дип аталган остаханәләргә таралыштык. Уку-укыту программасы татар мәдәниятенә чумудан, халкыбызның тарихын өйрәнүдән, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә татар телен куллану күнекмәләрен үзләштерүдән гыйбарәт иде. Шәхсән үзем татар контенты булдыру, татар йортының һәм татар чәенең үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган дәресләрдә булдым. Кыска гына вакыт аралыгында чакырылган кунакларыбыз кызыклы остаханәләр үткәрделәр.
Җыен территориясендә хәтта ки ярминкә дә оештырылган иде! Аның кысаларында чакырылган партнерлар үз эшләнмәләрен, продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Татар милли орнаментлы киемнәр, матур-матур аксессуарлар һәм башка күп төрле әйберләр куелган иде сатуга. Без дә читтә калмадык – дус кызларым белән зәвыклы йөзекләр алып җибәрдек.
Төшке аштан соң «Сабан туе» милли бәйрәменә бирнә җыю үткәрелде, һәм традицион рәвештә бәйрәм башланып китте. Капчыкта сикерү, таяк тартышу, катыктан тиен акча табу, чүлмәк вату һәм башка бик күп кызыклы уеннар оештырылды.
«Бу зур бәхет түгелме?..» иҗади концерты да һәркемнең күңеленә хуш килде. Искиткеч матур номерлар олысын һәм кечесен биетте дә, җырлатты да. Концерт ахырында исә катнашучыларга үзенең матур җырларын яшь җырчы кыз – АлияНур бүләк итте.
Шулай итеп, «Сәләт-Иске Казан» җыенының ябылу тантанасы вакыты да килеп җитте. Әләмнәр төшерелде, сәлкешләр өйләренә таралышты. Татар халкының тарихын барлау, туган телебезне үстерү, мәдәниятебезне танытуга юнәлдерелгән проект дәвамлы булсын иде дигән теләктә калам!
Азалия Мифтахова,
Саба районы, Эзмә мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев