Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Робототехника, самбо һәм рок... Сезгә кайсы кызыграк?

Ир-егет өчен нинди һөнәр кулайрак микән ул? 8нче-9нчы сыйныфларда егетләрнең үзләренә дә бу хакта ныклап уйлый башлыйсы була бит. Чаллының 2нче гимназиясендә, 8нче сыйныфта  укучы Риназ Гәрәев белән дә без бүген һөнәрләр турында сөйләшәбез.

– Син нәрсә белән шөгыльләнергә яратасың соң? – дибез.

– Робототехника, спорт, музыка...– дип санап китә ул. – Иң рәхәте, билгеле, робототехника! Биш яшемнән леголар җыя башлаган идем. 3нче сыйныфтан «Джигит» дип аталган робот техникасы клубына йөрдем. Аннары робототехника белән үзебезнең мәктәптә шөгыльләндем.

Шөгыльләнүенең нәтиҗәсе дә булган  – узган ел яшь профессионаллар бәйгесендә катнашып, «Промышленность робототехникасы» юнәлешендә җиңүгә ирешкән ул. Егет кеше өчен иң заманча, иң текә һөнәр инде бу! Без шулай дип әйтергә дә өлгермибез, Риназ икенче мавыгуы – спорт турында сөйләп китә.

– Тхеквандога әти алып барды мине, – ди, – 6нчы класста. Ул ошап бетмәде, шуннан соң 82нче мәктәпкә самбога йөри башладым. Самбода гел акыллы кешеләр анда!

– Син бит әле музыка да ошый дигән идең?

– Әйе. Рок ошый. Бездә рокны Марат абый Вәлиев алып бара. Гадәти рок, попрок. Барысы да кызык!

– Риназ, син бу мавыгуларыңның кайсын профессия итеп сайларга уйлыйсың соң инде? – дип кызыксынабыз без.

– Берсен дә сайламыйм, – ди Риназ. – Хәзергә эзлим әле. Буш вакытымда видеомонтаж белән дә шөгыльләнәм. Программалаштыру белән дә.

Интсаграм, «Тик-ток»ның үзенчәлекле яклары, «Ютуб»тагы каналлар, кызыклы китаплар – Риназның барысына да үз фикере бар. Кыскасы, менә шундый оригиналь егет ул. һәм мондый кызыклы-сәләтле егетләр-кызлар әле бик күп кебек тоелды безгә Чаллының 2нче гимназиясендә. Туган телләр көне уңаеннан гимназиядә оештырылган кызыклы очрашу, гамьле сөйләшү турында да сөйлисе бар бит әле сезгә! Язманың дәвамын газетабызның 4нче битеннән укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев