Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Өметләр алга чакыра!

Өметләр алга чакыра, Офыклар дәшә юлга. Хәерле иртә, кешеләр! Хәерле иртә, дөнья! Рифат Сәлах.

Яңа уку елы, ди­мәк яңа җи­ңү­ләр! 

Мин быел Әлмəт шəһə­рен­дәге  Ри­за Фəх­рет­дин исе­мендə­ге 1нче гим­на­зи­я­нең 11нче сый­ны­фын тə­мам­ла­дым. Баш­лан­гыч сый­ныф­лар­дан ук та­тар те­ле-әдә­би­я­тын­нан, рус те­ле-әдә­би­я­тын­нан олим­пи­а­да­лар­да кат­на­шып кил­дем.

Уз­ган уку елы ми­нем өчен ае­ру­ча уңыш­лы бул­ды – та­тар те­ле һəм əдə­би­я­тын­нан Рес­пуб­ли­ка­күлəм, Дөнь­я­күлəм олим­пи­а­да­лар­да призёр, «Əйдə ТНВ­га» кон­кур­сын­да жи­ңү­че бул­дым. Әле­ге җи­ңү­ем ми­ңа Ка­зан Фе­де­раль Уни­вер­си­те­ты­ның жур­на­лис­ти­ка фа­куль­те­ты­на укыр­га ке­рү мөм­кин­ле­ге бир­де. Яңа уку елын мин ин­де Ка­зан­да, уни­вер­си­тет сту­ден­ты бу­ла­рак кар­шы алам.

Ка­дер­ле дус­ла­рым! Сез әле кү­бе­гез мәк­тәп­тә укый­сыз­дыр. Уку, бил­ге­ле, җи­ңел тү­гел. Лә­кин ул без­гә бе­лем­ле, һө­нәр­ле һәм кы­зык­лы шә­хес­ләр бу­лыр­га яр­дәм итә! Үзе­гез­нең сəлəтлə­ре­гез­не ачар­га ку­рык­ма­гыз, оял­ма­гыз, иренмə­гез ге­нә! Җи­ңүлəргə хəт­ле күп­ме жи­ңе­лү уза­сы бар! Əм­ма жи­ңү тə­ме бар­лык авыр­лык­лар­ны да оныт­ты­ра!

Әди­лә За­ки­ро­ва.

Рәсемдә: Казан Федераль Университетының 1нче курс студенты Әдилә Закирова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев