Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Нурислам Абдуллин: «Лидер башкаларны хөрмәт итәргә тиеш!»

Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Нурислам Абдуллин «Ел лидеры» Россиякүләм бәйгесендә «Ел патриоты» номинациясендә җиңү яулады.

Аның бәйгегә тәкъдим иткән проекты Бөек Ватан сугышына багышланган булган. Һәр гаиләгә бик күп кайгы-хәсрәт китергән бу  тарихи вакыйганы өйрәнүгә иптәшләрен дә җәлеп итү, шушы темага конференция оештыру, аның кызыклы нәтиҗәләрен башкаларга да тәкъдим итү юлларын эзләгән Нурислам. Бик кызыклы проект  килеп чыккандыр – югыйсә, Нурисламны бу номинациядә җиңүче дип тапмаслар иде!

– Ни өчен сугыш тематикасын сайладың? дип сорыйбыз Нурисламнан. – Һәм сиңа чыннан да кызык булдымы ул? Сугыш онытылган, бик еракта калган вакыйга кебек тоелмадымы?

– Юк. Киресенчә, бу тема миңа бик якын. Без әтием белән Бөек Ватан сугышында кулланылган һәм безне җиңүгә китергән кораллар тарихын өйрәнә, мәдәни көндәлек порталында сугыш елы балалары  һәм батырлар турында блоглар алып бара идек. Әтием бөтен гаиләбез белән Брест крепостенә сәяхәткә алып барырга да   хыялланган иде. Әтием бабамның сугышта алган бүләкләрен кадерләп саклый иде, хәзер бу мирас миңа калды инде...

Кызганычка каршы, сугышлар хәзер дә тукталмый бит. Безнең гаилә дусларыбыз арасында да сугышта катнашкан кешеләр бар.

– Нурислам, бу бәйге беренче чиратта лидерлык бәйгесе. Үзеңне чын-чынлап лидер итеп тойган вакытларың буламы?

– Быел «Дзержинец» лагерында мине командир итеп сайладылар. Ошады миңа командир булу! Бу вазыйфаны уңышлы башкардым дип уйлыйм.

– Лидер булу өчен  нинди сыйфатлар кирәк дип саныйсың?

– Ихтыяр көче, кешеләрне хөрмәт итү, үзеңне башкалардан өстен куймаудыр, мөгаен.

– Олимпиадалар, инглиз теле, бию, йөзү... Бер кеше өчен күбрәк түгелме бу? Арадан берсен генә сайларга кушсалар,  кайсын сайлар идең икән?

– Белмим. Сайлавы бик кыен булыр иде. Алар минем өчен барысы да кызык бит.

– Син быел «Талантлар университеты»на онлайн укырга кергәнсең. Кыен булмадымы?

– Юк, бик күп конкурсларда катнашуым, җиңүләрем,  дипломнарым миңа бик булышты.

– Сине Татарстан Президенты креслосына утырып караган егетләрнең берсе, диләр. Булдымы андый хәл? Әгәр үзең Президент булсаң, син иң элек нәрсәләргә игьтибар итәр идең?

– 1нче июнь - Балаларны яклау көнендә безгә, бер төркем укучыларга, Рөстәм Нургалиевич Миннехановта кунакта булу бәхете елмайды. Кремль буенча экскурция оештырылды, безнең өчен чәй табыны да әзерләнгән иде. Табын артында Президентның үзе белән бик кызык әңгәмә булды.

Мин Президентыбызга бик рәхмәтле. Балалар, яшүсмерләр өчен күпме мероприятиелар оештырыла – Президент берсенә дә килми калмый.

Тагын нинди сорау биргән идегез әле? Әгәр үзем президент булсам, нишләр идемме? «Адымнар» кебек күп телле мәктәпләрне авылларда да ачарга тырышыр идем мин. Авыл балаларына сәләтләрен ачар өчен  күбрәк мөмкинлекләр тудырыр идем.

– Хыялланырга яратасыңмы, әллә реаль планнар белән яшисеңме?

– Хыял булырга тиеш инде ул, шуларны тормышка ашырыр өчен үзенне өйрәнергә, дөрес профессия сайларга кирәк. Һәм бу юлда миңа Талантлар университеты булышыр дип өметләнәм!

– Нурислам, бәхет өчен кешегә нәрсә җитми икән?

– «Әбием әйтә, кешегә шөкер итә белү һәм җан тынычлыгы җитми»,   ди. Мин аның белән килешәм. Тагын сәламәт булу, әтиең, әниең исән булу, максатларга ирешү, тормышта матурлыкны күрә белү, дияр идем.

Әңгәмәдәш: Ризидә Гасыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев