Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Назгөл Имамова – театр кызы

Назгөлне без, беләсезме, кайчан һәм кайда күрдек? Аяз Гыйляҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт театрының сезон ачу тантанасында. «Бермәлне театрда...» дип исемләнгән балалар катнашындагы шоуның алып баручысы булды ул.

Театр яңа сезонны «Яшь йөрәкләр» спектакле белән ачты – Назгөл безне сәхнә арты белән таныштырды, спектакльдә катнашучы актерлар белән әңгәмәләр корды.

Һәм без Чаллының 19нчы мәктәбендә, 6нчы сыйныфта укучы Назгөл Имамова белән бу беренче кызыклы тәҗрибәсе, актер һөнәренә мөнәсәбәте һәм киләчәккә хыяллары турында сөйләшергә булдык.  

– Назгөл, син театрда быелгы 32нче сезонны башлап җибәрүдә катнаштың. Авыр булмадымы үзеңне журналист һәм алып баручы ролендә сынап карау?

Юк, авыр булмады. Чөнки артистлар үзләре дә миңа бик нык ярдәм иттеләр. Аннары, театр минем өчен ят урын түгел бит. Болай да бик еш килә идем мин театрга. Әнием Миләүшә Имамова шушы театр артисты чөнки.

– Артист кызының тормышы башкаларныкыннан тагын кай яклары белән аерыла икән?

– Гастрольләре белән. Әнием гастрольгә киткәндә, күңелсез була. Аны һәрвакыт сагынып көтеп алам.

– Син «Татар кызы» бәйгесендә, шигырь конкурсларында даими катнашып киләсең. Димәк, үзеңнең дә сәхнәгә чыгу тәҗрибәң бар инде. Ошыймы сәхнә?

Бик ошый.

– Каушаганың бармы?

Бер тапкыр булды. Мин үземне тынычландырырга тырыштым инде.

– Ничек итеп?

– Киләчәктә сәхнә кешесе булсам, мондый вакытлар әле күп булачак, аларны уздырып җибәрергә кирәк, дидем үземә үзем.

Димәк, киләчәктә шулай да сәхнә кешесе булырга телисең?

– Әйе, актриса.

– Актриса буларак, әниең Миләүшә Имамованың кайсы сыйфатларын үзеңдә булдырыр идең?

– Бөтен сыйфатларын да! Ул матур, акыллы, образга керә белә.

Синеңчә, артист һөнәренең уңай һәм тискәре яклары нинди?

– Уңай ягы – гастрольләргә чыкканда, яңа шәһәрләр белән танышасың. Сәхнә үз-үзеңне һәрвакыт формада тотарга да ярдәм итә.  

Ә тискәре яклары?

– Минемчә, тискәре яклары юк (елмая).

Хыялларга  бирелергә яратасыңмы?

– Әйе.

Бүген иң зур хыялың нинди?

– Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, Казан театр училищесына керергә телим.

– Мәктәп, дигәннән укырга вакытың каламы соң?

– Мин әйбәт укыйм. Һәм бар эшкә дә җитешергә уйлыйм! Бисердән йөзекләр ясарга яратам. Инглиз теле белән мавыгам, рәсем ясыйм, күпләр кебек телефонда утырырга да өлгерәм!

Гөлинә Гусамова.

Блиц сораштыру:

Иң яраткан бәйрәмең нинди? Яңа ел һәм туган көн.

Мәктәптә яратып укый торган фәнең? Физкультура һәм татар теле.

Син нәрсә эшләргә яратмыйсың? Өй эшен эшләргә.

Яраткан төсең нинди? Кара һәм ак.

Үзеңне өч сүз белән тасвирла. Мин чибәр, акыллы һәм тырыш.

Яраткан ризыгың нәрсә? Сыр белән токмач.

Кайсын сайлыйсың: инстаграммы яисә Тик Токмы? Инстаграм

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев