Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 36нчы саны!

Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназиясендә шагыйрь, язучы Абдулла Алишка бюст куелды. Һәркемнең исендә калырлык, тантаналы мизгелләр инде бу!

Абдулла Алиш исемендәге уку йортында уку – әле бер хәл, ә менә герой-шагыйрьнең бюсты-һәйкәле яныннан көн дә укырга йөрү – бөтенләй икенчедер!

Иң элек гимназия белән таныштырып китик әле без сезне. Моннан 20ел элек нәкъ менә татар мәктәбе буларак ачыла ул. Һәм, күз алдына китерегез, нибары 39 укучысы була аның!  Ә бүген заманча җиһазланган бу алдынгы уку йортында 680 бала укый.

Ә Абдулла Алиш исемен йөртә башлаулары ничек булган – 2013 елда  гимназиядә «Алиш варислары» музее ачылган. Бүген бу музейда герой-шагыйрьнең түбәтәенә кадәр бар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ☺️☺️☺️☺️