Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Мине Марат Әхмәтов үзе котлады!

«Көмеш кыңгырау»ның яңа саны дөнья күрде. Беренче биттә - Әлмәт районы Елховой авылыннан Алсу Әхмәтова. Алсу зур шатлыгы белән уртаклаша.

Зур сөенечем белән уртаклашасым килә –Шаян ТВ каналы оештырган «Мин – татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесендә, кул эшләре номинациясендә җиңү яуладым мин. Йомгаклау һәм җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы 28нче октябрь көнне булды. Бу көн минем күңелемдә мәңгегә уелып калыр.

Бөтен җирдә матур милли көй агыла иде ул көнне. Катнашучыларның эшләреннән оештырылган күргәзмә матур да, кызыклы да иде. Җиңүчеләрне Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үзе котлады. Безгә чәчәкләр, диплом һәм 20 меңлек сертификат тапшырдылар. Әлеге рәхәт мизгелләр өчен мин бу бәйге-бәйрәмне оештыручыларга да, укытучым, иҗади җитәкчем  Халидә апага да бик рәхмәтле.

Инде безнең иҗат җимешенә килсәк –  воздушный  пластилиннан ясалган су анасы иде ул. Витраж буявын кулланып ясадык без аны, елганы – картоннан, басманы – туңдырма таякчыкларыннан ясадык. Һәм «Әкияти су буе» дип бик матур исем дә куштык.

Минем кул эшләре белән кызыксынып китүем очраклы килеп чыкты. Бервакыт шулай  Халидә апа үзе оештырган кул эшләре түгәрәгенә  чакырды. Минем Халидә апа үзе ясаган сувенирларны күреп исем китте. Ни өчен шулай матур килеп чыкканын да аңладым – ул бөтен эшне яратып, күңелен биреп башкара чөнки. Әкренләп үзем дә ясап карадым. Һәм эшемнең нәтиҗәсен күреп, көннән-көн күңелем үсте.

Ә «Мин – татар баласы» бәйгесендә катнашырга миңа укытучы апам тәкъдим итте. Әлегә кадәр мондый юнәлештәге һәм мондый зур масштабтагы конкурсларда катнашканым юк иде. Күбрәк шигырь конкурсларында катнаша, урыннар ала идем.

Яраткан укытучым белән без киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешербез әле!

Алсу Әхмәтова, Әлмәт районы, Елховой авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев