Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау» газетасының 2023 елгы 1нче саны дөнья күрде

Беренче биттә - Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Гүзәл Әгъзәмова «Поле чудес» тапшыруы алып баручысы Леонид Якубович белән.

Мәскәүне Россиядә яшәүче һәрбер кеше күрергә хыялланадыр. Аны күрү теләге минем дә күңел түрендә бар иде. Ләкин ул шулай тиз арада тормышка ашар дип уйламаган идем. Һәм гел көтмәгәндә!

Көннәрдән беркөнне әниемне Беренче каналда бара торган «Поле чудес» тапшыруына чакырдылар. Леонид Аркадьевич Якубович янына! Әнием, тәвәккәл кеше буларак, барыргамы-бармаскамы дип икеләнеп тормады, әти белән киңәште дә, тапшыруда катнашырга булды. Ул үзе белән мине дә алачагын әйтте. Шатлыгым эчемә сыймады инде. Тапшыруда миңа шигырь сөйләргә кирәк булачак иде. Каршы килмәдем, әлбәттә. Туган апабыз да безнең белән барасы булды.

Менә юлга кузгалыр көн килеп җитте...

Әтиебез безне Казанга тимер юл вокзалына алып барып куйды. Кичке якта  поездга утырдык. Поездга утыру – минем тагын бер хыялым иде. Поездда озак кына барганнан соң, йокыга киткәнемне сизми дә калганмын.

Уянганда, без Мәскәүгә кергән идек инде. Иртәнге якта поезддан төштек һәм такси белән кунакханәгә юл тоттык. Мәскәү йоклый иде әле. Машиналар да күп түгел. Кунакханәгә барып урнаштык.

Әни тапшыруга әзерләнгәндә, без апам белән Останкино манарасын карадык. Аның биеклеге... Астан карап торганда да башлар әйләнә. Без куркуыбызны учка җыеп, өстәге катларга юл тоттык. Экскурсовод әллә никадәр кызыклы мәгълүмат сөйләделәр. Бер секунд эчендә җиде катны үтә икән бу лифт...

Шул арада 337нче катка менеп җиткәнебезне дә сизми калганбыз. Тәрәзәгә күз салсак, Мәскәүнең күп катлы йортлары нәни генә булыр күренә! Ә балконга чыгу зур батырлык сорый икән, секунд эчендә кире әйләнеп кердек! Җиргә тошкәннән соң да, апам белән озак кына курку хисен җиңә алмый тордык әле! Андагы хис-кичерешләр! Әйтеп бетергесез!

Мәскәүнең Кызыл мәйданын күрми калсак, сәяхәтебез тулы булмас иде. Яңа ел алдыннан анда бигрәк тә күңелле икән. Ялт-йолт утлар уйный. Мәскәү Кремлен күрдем  дип горурлана алам хәзер. Чыннан да, тарихи биналарны күреп кайту – үзе бер истәлек минем өчен.

Иң күңеллесе безне тапшыруда көткән икән әле. Без җанатарлар булып, әнигә көч биреп утырдык. Әни беренче өчлектә сүзне белеп, киләсе турга үтте! Ә мин шигыремне сөйләп, Якубовичтан планшет алдым бит! Тапшыру бер сулышта үтте, анда уен белән беррәттән концерт номерлары да бар иде. Төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында күпме кызыклы нәрсәләр белдек, бик күңелле булды.

Әни финалда да яхшы уен күрсәтте. Мин аның белән горурланам. Шулай итеп, мин танылган тапшыруда тамашачы булдым!

Бу истәлекле сәяхәтем өчен мин әти-әниемә рәхмәтле! Мәәскәүгә бару күңелле генә түгел, файдалы да булды дип уйлыйм! Телевизор аша үзебез катнашкан тапшыруны караганда, сәяхәтемне тагын бер кат күз алдымнан үткәрдем. Күңелле дә булды соң!

Гүзәл Әгъзәмова, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен урта мәктәбе, 6нчы сыйныф.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев