Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Әминә Мәхмүтова: «Мин скрипкага гашыйк булдым!»

Беренче биттә - Чаллының 29нчы гимназиясендә 6нчы сыйныфында укучы Әминә Мәхмүтова.

Кешелек дөньясы электән музыкага тартыла. Баян, курай, фортепиано, гитара, скрипка... Соңгысы бигрәк тә игътибарга лаек, скрипкада көй чыгару теләсә-кем кулыннан килми икән. Ә менә Чаллының 29нчы гимназиясендә 6нчы сыйныфында укучы Әминә Мәхмүтова скрипкада уйный белә!

- Скрипканы үзләштерү бик җиңел түгел, диләр... Синең очракта ничек, Әминә?

Ничек дип әйтим? Мин үзем авырлыгын дүртенче сыйныфта тойдым. Шул сыйныфтан бик катлаулы әсәрләр уйный башладык чөнки. Ә иң мөһим кагыйдә шул – скрипканы яхшы үзләштерү өчен анда һәрвакыт уйнап тору кирәк.

- Әминә, сәнгать дөньясына ничек килдең син?

Башта театр түгәрәгенә йөреп алдым. Өч яшем тулгач, синтезатор алып бирделәр – миңа анда төрле җырлар башкару, әни белән бергәләп җырлау ошый иде. Иҗатка тартылганымны күреп, әни җиде яшемдә музыка мәктәбенә бирде. Үз теләгем белән скрипка бүлегенә укырга кердем. Беренче көннән үк зур кызыксыну белән яратып йөри башладым.

- Ни өчен нәкъ менә скрипка?

Чөнки ул башка уен коралларына охшамаган. Зәвыклы. Мин аңа кечкенәдән гашыйк булдым, башка уен коралы уема да килмәде, бары тик скрипка.

Бүгенге көндә Чаллыда Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы музыка мәктәбендә дә укыйм.

- Ике мәктәптә уку авыр түгелме соң сиңа?

Уку һәрвакыт зур тырышлык сорый инде ул. Өлгерә алмаган вакытлар да булгалый, ләкин музыка мәктәбен ташлау уемда да юк!

- Чыгышларга килсәк, сольный чыгышлар ясыйсыңмы, әллә инде төркем беләнме?

Әлегә күбрәк төркем белән уйныйбыз. Укуытучыбыз Альбина Аухатовна җитәкчелегендә, Халыкара бәйгедә катнашып, беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдык. Шулай ук ансамбль белән якын киләчәктә – 18нче апрель көнне орган залында узачак концертта зур сәхнәдә чыгыш ясаячакбыз.

 

- Кызык! Скрипкада уйнау көн саен күпме вакытыңны ала?

Мәктәптән кайту белән скрипканы кулыма алам. Укытучыбыз Сания Камиловна өйгә бирелгән көйне өйрәнеп килүне тәлап итә.  Ә болай көндезге өчтән кичке җидегә кадәр вакытым музыка мәктәбендә үтә.

- Музыкантлар арасында кумирларың бармы?

Мин интернетта күп кенә скрипка осталарын күзәтеп барам. Мәсәлән, Ливан дәүләтеннән булган скрипка остасы Ханинаның иҗатын яратам. Аннан бик күп әйбергә өйрәнергә була.

- Тагын нинди уен коралларында уйный беләсең?

Скрипкадан кала, фортепианода. Музыка мәктәбендә ул өстәмә дәрес буларак керә.

- Киләчәктә кем булырга телисең?

Хыялым – танылган скрипкачы яки актриса булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев