Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Мин – Ка­зан кы­зы

Мин – Сөм­бел Го­бә­е­ва, Ка­зан кы­зы. Икен­че сый­ныф­та укыйм.

Уңыш-сө­е­неч­лә­рем­не сез­нең бе­лән дә ур­так­ла­ша­сым ки­лә. Бы­ел мин Та­тарс­тан­да «Ю­ная мисс Ка­зан 2019», ә Мәс­кәү­дә «I Ви­це Юная Топ Мо­дель» ти­тул­ла­ры­на ия бул­дым. Бәй­ге­гә иле­без­нең төр­ле шә­һәр­лә­рен­нән 54 ба­ла җы­ел­ган иде. Сый­ныф­таш­ла­рым, укы­ту­чы­ла­рым «Җи­ңү яу­лап кайт, Сөм­бел!» – дип оза­тып кал­ды­лар. Ми­ңа алар көч би­реп тор­ды­лар.

Ә аңа ка­дәр... Хә­ер, ба­шын­нан сөй­лим әле.

Мин өч яшемдә Казанның 41нче балалар бакчасына йөри башлаганмын. Ул чагында әле бер сүз дә русча белмәгәнмен. Тиз арада өйрәнгәнмен. Тәрбиячеләрем Юлия Филинова белән Гөлназ Хәбибрахманова безгә бик күп әкиятләр, татарча, русча шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәттеләр.

Бүген инде 129нчы рус-татар мәктәбенә белем алам. Иҗади бәйгеләрдә, халыкара конкурсларда, конференцияләрдә катнашам. Мәктәптә эшләп килгән кул эшләре түгәрәгенә, рәсем мәктәбенә йөрим. Музыка укытучыбыз Эльвира Габделнуровна мине җыр дөньясына алып кереп китте. «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә дә катнаштым. Хәзер«Шаян ТВ» каналында татарча җырлар башкарам. М.А.Балакирев исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә дә укыйм. Бервакыт укытучым Лилия апа Вәлитова: «Сөмбел, әйдә Роберт Миңнуллин исемендәге конферениядә катнашыйк әле», – диде. Мин атна буе Роберт Миңнуллинның «Алма бабай» исемле 16 куплетлы (!) шигырен ятладым. Һәм шул шигырьне сөйләп, беренче урынга лаек булдым. Мин шигырьне сөйләгәндә бүлмәгә Роберт абый үзе дә килеп керде. Соңыннан туганнарым: «Каушамадыңмы?» – дип сорыйлар. «Юк, – дим – мин бит алдан «бисмиллә» укып куйдым!»

Быел җәй Раил абый Гатауллин балалар өчен сигезенче тапкыр яшь китап укучылар әдәби марафоны уздырды. Шунда мин көн саен татарча китаплар укый башладым. Башта авыррак тоелса да, соңыннан кызык булып китте.

Мине матурлык бәйгесендә катнашырга чакырулары да җәй көне булды. Әнием курка-курка гына ризалык бирде. Бу бәйгегә бик күп кызлар җыелган иде. Бөтенесе дә матур җырлыйлар, бииләр... Ничек җиңгәнмендер – үзем дә белмим. Сыйныфташларымның, укытучыларымның көч биреп торуы булышкандыр, дип уйлыйм. Барыгызга да рәхмәт, дусларым!

Сөмбел Гөбәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев