Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Җәлил укулары»нда – беренче!

Беренче биттә Апас районы Каратун мәктәбе укучысы Камилә Вәлиева.

Шундый зур сөенеч булды бит әле минем тормышымда – «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесендә 1нче урынга лаек булдым.

Башта беренче – район этабында катнаштым. Аннан узгач, эшемне зона турына җибәрделәр. Анда да беренче урын яуладым. Һәм соңгы республика турына уздым. Ә иң соңыннан, халыкара турда да җиңеп чыгу... бу минем өчен бөтенләй зур уңыш булды инде! Күңел ышанмый торды хәтта!

«Җәлил укулары»нда мин 2нче тапкыр катнашам. Һәм бик теләп. Быел «Фронтовик язучылар» номинациясендә Зәки Нуриның «22нче июнь» дигән шигыре белән катнаштым. Шигырьнең мәгънәсен аңлап, эчтәлеген бар тирәнлеге белән тоеп сөйләргә тырыштым.

Гала-концерт югары дәрәҗәдә оештырылган, бик эчтәлекле, күңелгә кереп калырлык программа әзерләнгән иде. Хәтта Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханымны да күрдек. Аны күрү – минем зур хыялым иде.

Әлеге чара Муса Җәлилнең батырлыгын, кыюлыгын һәм алар өлешенә тигән ачы язмышны бар тирәнлеге белән тоярга да мөмкинлек бирде. Аның турында күбрәк белергә ярдәм итте. Мин татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил белән чиксез горурланам!
Тантаналы бәйрәмдә мине диплом, чәчәк бәйләме, Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре», «Татар дөньясы» китаплары һәм 7 мең сум премия белән бүләкләделәр. Зур рәхмәт!


Камилә Вәлиева, Апас районы, Каратун мәктәбе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев