Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Лиана Шакирова: «Үзем язган шигырьне сөйләдем!»

Лиана Шакированы без Чаллыда, «Илһам» бөтенроссия бәйгесенең зона этабында очраттык. Башында калфак, үзе тыйнак. Тап-татарча!

Шундук таныдык – безнең актив хәбәрчеләребезнең берсе ул. Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында, 6нчы сыйныфта укый.

– Бүген үзем язган шигырьне сөйләдем, – диде Лиана.

– Шигырьләрне күптән язасыңмы соң?

– Беренчесен 1нче сыйныфта укыганда язган идем. Яраткан этебез турында. Ә бу бәйгедә «Туган авылым» дигән шигыремне сөйләдем.

Әкиятләр дә язганым бар. «Казның муены нигә озын?» дигән әкиятем «Көмеш кыңгырау»да да басылып чыкты.

– Син укуда да алдынгыдыр, әйеме?

– Әйе, «бишле»гә генә укыйм, олимпиадаларда да катнашам. Татар теле буенча олимпиадада республика күләмендә ике ел рәттән абсолют җиңүче, быел призёр булдым. Рус теленнән дә республика этабында катнаштым.

Кайсы фәнне бигрәк тә яратасың?

– Билгеле, татар телен! Ә аннан кала инглиз телен.

– Буш вакытыңда тагын ниләр белән шөгыльләнәсең? Шигырь язудан тыш.

– Рәсемнәр ясыйм, бәйлим... Чит ил музыкасы тыңларга яратам.

– Бүгенге чыгышыңнан канәгатьме син? Җиңүеңә ышанасыңмы?

– Минем «Илһам»да әле беренче генә катнашуым. Башка катнашучыларны тыңлагач, җитешсез якларымны да күрдем. Үземне кыюрак тотарга кирәк булган икән, дип уйлыйм. Тик өметем өзелмәде әле. Җиңмәсәм дә, күңел төшенкелегенә бирелмәячәкмен.

Ә без Лиананың чыгышын да, башкаларныкын да яратып карадык. «Илһам» бәйгесендә катнашучылар белән газетабызның 4нче битендә таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев