Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 33нче саны: Сау бул, җәй!

Бүген сезне Кайбыч районы Е. Г. Тутаев исемендәге Федоровск урта белем бирү мәктәбе укучысы Миләүшә Гөбәева белән таныштырабыз.

Кояшлы кайнар сәлам! Йә, җәй бетә дип моңсуланып утырасызмы, әллә, киресенчә, тизрәк мәктәпкә барасыгыз киләме? 

Бүген мин сезне Кайбыч районы Е. Г. Тутаев исемендәге Федоровск урта белем бирү мәктәбе укучысы Миләүшә Гөбәева белән таныштырам. Яңа уку елы башлану белән аны БДИлар көтә, ә хәзергә каникулларыннан күңелле хатирәләрен тыңлап алыйк.

— Җәй инде узып китте диярлек. Синең әлеге 92 көнгә сузылган рәхәт ялың ничек башланып китте соң?
— 1 июнь көнне районыбызда балалар көненә багышланган Сабантуй булып узды. Без әлеге чарада бәйрәм мохите өстәп, «Алдынгылар» флешмобын биедек һәм әлеге хәрәкәтне тагын да күбрәк таныттык.

— Мәктәпне бераз онытып торып, ял итеп булдымы?
— Июньдә 3 атна мәктәпкә практикага йөрдем. Аннан янгыннан ирекле саклану бүлекчәләре арасында республикакүләм бәйге үткәрелган иде. Без эстафетада актив катнашып, 2нче урынга лаек булдык. Әмма болар барысы да бер сулышта узды.

— Миләүшә, туйганчы җиләк-җимеш ашадыңмы соң?
— Әлбәттә! Җәй шунысы белән тәмле дә бит инде. Кояш нурларында коенып, гаиләбез белән урманда җиләк кенә түгел, мәтрүшкә дә җыйдык.

— Әлеге рәхәтлек 3 ай айга сузылган... Иң яраткан аең кайсысы булды?
— Июль. Чөнки җәйнең иң матур вакыты ул: кояш кыздыра, бакчада бар нәрсә өлгерә, хуш исле чәчәкләр... Һәм әле күп кенә якыннарымның туган көннәре дә шул айда. 

— Әмма шулай да иң истә калган мизгел кайсысы булды?
— "Сәләт"кә бару! Мин 5нче сменага IT Биләр форумга сыйныфташ кызларым белән бардым. Без анда бик актив булдык, биедек тә, җырладык та. Кыскасы, Сәләтнең мохитен тоеп кайту — үзе бер бәхет.

— Инде җәйне озатабызмы?
— Сау бул, җәй! Синең белән булган хатирәләремне озак еллар буе йөрәгемнең түрендә саклармын. Киләсе очрашуларга кадәр! Алда — имтиханлы уку елы.

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы авылы.

P. S. Матур фотографиялар ясарга өлгермәгән булсагыз, ашыгыгыз! Югыйсә, киләсе җәй көттереп, сагындырып кына киләчәк бит. Кышкы салкын көннәрдә сагынып утырырлык булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев