Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның яңа саны дөнья күрде!

Беренче биттә Арча районы Наласа авылыннан яшь хәбәрчебез Әнвәр Мөхетдинов әтисе һәм энесе белән.

Безнең әти – иң шәп әти!

Шәп яңалык – октябрьнең өченче якшәмбесе әтиләр көне дип игълан ителде! РФ Президенты карары белән! Без әтиләрне, гадәттә,  23нче февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә котлый идек. Ә бу бәйрәм – чып-чын әтиләр бәйрәме инде. Шул уңайдан минем дә сезгә әтием Рамил Мөхетдинов турында язасым килеп китте!

Әтием Арча районы мәктәпләрендә журналистика буенча дәресләр алып бара. Без – балалар, яшүсмерләр белән эшләү җиңел түгелдер, әмма мин беләм: ул бу вазыйфаны бик яратып башкара.

Балаларга күп сыйфатлар әти-әниләреннән күчә, дип әйтәләр бит. Менә мине дә әтиемә охшаталар, чөнки мин, аның кебек үк, иҗатка гашыйк. Минем хәтта йөз-кыяфәтем дә әтиемнеке кебегрәк, мин дә, ул да күзлек киябез, прическаларга кадәр охшаш.

Әтием – максатчан,  тырыш, намуслы. Һәм тагын бер бик кирәкле сыйфат бар анда, минемчә – әти башлаган эшен һәрвакыт ахырына җиткерә. Аның  бу сыйфатларын мин үземдә дә булдырырга омтылам.

Мин әтием белән китап укырга яратам.  Шигырь сөйләү буенча конкурсларга әзерләнгәндә, әти – минем җитәкчем кебек була инде. Дөрес интонацияне, сүзләрнең дөрес әйтелешен күп очракта нәкъ менә яраткан әтием  күрсәтеп бирә.

Кыскасы, безнең әти – иң шәп әти. Бәйрәм белән сине, әтиебез! 

Әнвәр Мөхетдинов, Арча шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Маладислар!