Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның яңа 11нче саны!

Беренче биттә - Актаныш районы Аккүз мәктәбенең оста биючеләре.

Биючеләр мәктәбе

Без, «Көмеш кыңгырау»лар, республиканың төрле мәктәпләренә сәяхәткә чыгарга яратабыз. Махсус сәхифәбез дә бар бит безнең – «Көмеш кыңгырау» сәфәрдә! Менә шул сәфәрләрдән сокланып, сөенеп, рухланып, һәм әллә никадәр хәбәрчеләр табып кайтабыз без.

Ә менә бу юлы Актаныш районы Аккүз мәктәбенә баргач, бөтенләй шаккаттык! Ничек шаккатмыйсың – мәктәптәге 30 баланың 25е ансамбльдә бии. Шулай бөтен кешене дә биергә өйрәтеп була микәнни ул? Гаҗәп бит!

Аккүзләр белән танышуыбыз болай булды – алар без күптән түгел игълан иткән комикслар бәйгесендә катнашып, 1 урын яуладылар. Актанышның Аккүз мәктәбендә талантлы балалар укуын шуннан белдек. Һәм Аккүз мәктәбенә чакыру алгач, һич икеләнми ризалаштык та. Әмма, дөресен әйтик,  балалар саны да күп булмаган авыл мәктәбендә кызыклы һәм бик төрле иҗат белән очрашырбыз дип һич кенә дә уйламаган идек.

Беренче тукталыш – пиратлар

Мәктәпкә килеп керүгә дигәндәй, безне иң элек пиратлар каршы алды. 6-7 сыйныф укучылары без килүгә шундый уен-сәяхәт әзерләгәннәр икән. Мәгълүматлы уен – уенга ияреп китеп үзеннән үзе дигәндәй әллә никадәр кызыклы мәгълүмат ишетергә туры килде.

Әйтик, корабта ашарга әзерләүче кок дип атала икән. Хуҗалык эшләре өчен җаваплы кеше – боцман. Бүлмәләр – каюта. Корабның руле – штурвал. Корабтагы идән – палуба. Дөньяда иң зур утрау?  – Гренландия.

Кыскасы, балалар белән бергәләп, хәзинә эзләргә туры килде безгә дә. Һәм таптык та бугай – «Белем» дип аталмый микән ул хәзинә?

Икенче тукталыш – музей

Музейлар һәр мәктәптә бар. Һәм кирәк тә инде алар – яшь буынны тарих белән тоташтыра торган урын бит ул. Менә монда да, Аккүз авылы турында бик күп  кызыклы һәм... кызганыч мәгълүматлар ишеттек без.  Аеруча кызганычы – Аккүз авылында 300дән артык кеше Бөек Ватан сугышына киткән һәм шуларның 100дән артыгы һәлак булган. Бер Аккүздән – 100 кеше. Күңелләргә тиярлек сан бит!

Өченче тукталыш – озын тәнәфес

Дәрестән чыккач, тәнәфестә сезне концерт-тамаша көткәне бармы? Бик кызыклы номерлар тәкъдим иттеләр безгә Аккүзләр! Беренчедән, аларның катнаш-вокаль ансамльләре бар икән – ансамбль «Зиләйлүк» татар халык җырын башкарды. 7 нче сыйныф укучысы Гайсина Зәлинә «Зәңгәр кыңгыраулар» җырын башкарды. Зәлинәнең 2 нче сыйныфта укучы сеңелесе Язилә дә бик матур җырлый икән.

4нче сыйныф укучысы Шайдуллина Назлыгөл,  7нче сыйныф укучысы Шайдуллин  Гамил, 3 нче сыйныф укучысы Исламов Азамат шигырь сөйләделәр. Азаман хәтта үзе иҗат иткән  шигырен тәкъдим итте. Иҗат дигәннән – Бер сыйныфта укучы балалар исә үз шигырьләрен бергә туплап инде беренче китапларын нәшер итәргә дә өлгергәннәр!

4 нче сыйныф укучысы Шайдуллина Назлыгөл баянда берничә көй башкарды. Башлангыч класс укучылары башкаруында “Кашыкчылар чыгышы” тәкъдим ителде.

Бөтен мәктәп укучыларының дип әйтерлек бергәләп татар халык биюе башкаруы (костюмнар шәп!) үзе үк аһ итәрлек күренеш булды.

Дүртенче тукталыш – түгәрәк өстәл

Соңгы тукталышта – укытучылар һәм укучылар белән очрашу башланганда, без инде Аккүз мәктәбе белән бик тә якыннан таныш идек. Сәнгать мәктәбе филиалы эшли торган мәктәп икән бу! Баян классы да (җитәкчеләре Фәйзелгаян Хаҗиев) бар. Ә бу матур костюмнарны грант акчасына алганнар.

– Без быел «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» кысаларында республикакүләмендә җиңү яулап, грант алуга ирештек, – дип сөйли мәктәп директоры Ринат Җәмилов. 

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Розалия ханым Җәмилова исә егет-кызларының уңышларын сөйләп бетерә алмый! «Боз һәм су өстендә сак булам» республика бәйгесендә, «Татар кызы, татар егете» районкүләм бәйгеләрдә, «Һөнәри дебют»та... Ә менә «Йолдызлык» Республика фестивалендә мәктәпләре белән биеп, 3нче дәрәҗә диплом алуга ирешкәннәр.

– Бу мәктәпкә килгән саен сокланып китәм, – дип сөйли Актаныш районы мәгариф идарәсеннән килгән Роза ханым Имамова. Без дә сокланып һәм Аккүз егет-кызлары белән элемтәбез нык булыр дип ышанып кайтып киттек.


Ризидә Гасыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев