Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 35нче саны дөнья күрде

Беренче биттә - Чаллы шәһәренең 54нче гимназиясе укучысы Ясминә Тимергалиева.

Сез мәктәп тормышына кереп китә алдыгызмы әле ул? Ясминәгә дә без нәкъ менә шушы сорауны бирдек:

Укуга ияләшеп буламы? – дидек. 

– Әкрен генә ияләшеп киләм, – диде ул һәм кояш кебек елмайды. Аңа елмайса да була шул – «5»легә генә укый бит ул. Өстәвенә әле җырчы, скрипкачы, нәфис сүз остасы, актриса да («Сәхнә көзгесе» дигән театр төркемендә шөгыльләнә). Ясминәдән башка бер генә бәйрәм дә үтми бездә, диләр Чаллы шәһәренең 54нче гимназиясендә. Шуңа күрә Ясминә белән әңгәмәбез дә нигездә иҗат турында булды безнең.  

Укудан тыш син тагын ниләр белән мавыгасың?

– Скрипкада уйныйм, шигырьләр сөйлим, җырлыйм...

Син чып-чын сәхнә кешесе инде. Гаиләгездә тагын иҗатка тартылучылар бармы?

– Әйе. Абыем һәм апам шулай ук иҗатка якын. Алар да музыка белән шөгыльләнәләр.

Ни өчен син нәкъ менә иҗат, музыка юнәлешен сайладың, рәсем ясауны, кул эшләрен, спортны түгел?

– Чөнки күңелемә күбрәк сәхнә якын. Кечкенә чакта ук телевизордан скрипкада уйнаганнарын, җырлаганнарын яратып карый идем. Үземнең дә шулар кебек буласым килде.

Скрипкада уйнау – ул бит җиңел эш түгел. Ничә яшьтән бирле уйныйсың?

– 6 яшьтән. Миңа бик ошый. Аннары, рәсем ясарга да яратам мин! Балчыктан (глина) төрле сыннар әвәләргә дә. Миңа нәрсәдер эшләргә кирәк.  Вакытымны әрәм уздырырга яратмыйм!

Димәк, син тулысынча иҗатка, сәнгатькә гашыйк кыз! Мәктәптә нинди дәресләр ошый үзеңә?

– Музыка белән рәсем...

Син күп кенә конкурсларда катнашып, җиңүләр яулыйсың. Нинди бәйгеләр күңелеңдә аеруча якты эз калдырды икән?

– «Туган телем – серле тел», «Без бергә», «Татар кызы нәни энҗеләр», «Кызыл төлке», «Йолдызлы көз» кебек конкурсларда катнашып, җиңүләр яуладым, үземне сынап карадым.  

Синең иң зур хыялың нинди, Ясминә?

– Киләчәктә минем яхшы скрипкачы буласым һәм зур артистларның концертларында чыгышлар ясыйсым килә. 

Татар эстрадасы йолдызлары арасыннан кайсы җырчы белән дуэт  яздырырга теләр идең?

– Ришат Төхфәтуллин белән! Гүзәл Уразова да ошый. Аның белән дә дуэт башкарыр идем.

Хыялларың тормышка ашсын, Ясминә!

Әңгәмәдәш - Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев