Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 2021 елгы соңгы 50нче саны дөнья күрде

Безнең редакциядә бер матур  традиция бар: һәр Яңа ел бәйрәме алдыннан «Көмеш кыңгырау»  Кыш Бабае белән Кар кызы  юлга чыга.

Алар физик мөмкинлекләре чикләнгән укучыларыбызга бүләкләр тапшырырга ашыга. Быел да редакция машинасы Кыш Бабайны кирәкле адресларга бик тиз китереп җиткерде. Беренче булып Тукай районы калмия авылына юл тоттык. Биредә күптәнге танышыбыз Адель Галиәхмәтов яши. Адель редакция уздырган конкурсларда бик актив катнаша. Быел ул Минзәлә шәһәрендәге мәктәпкә укырга кергән. Беренче сыйныфта белем ала. Әти-әнисе аны һәркөн иртән мәктәпкә илтә, дәресләрдән соң барып ала. Адельнең Кыш Бабай белән Кар кызы килеп кергәч ничек сөенүен күрсәгез!..  Тәмле бүләкләрне дә бик ошатты ул. Адель музыка кушып биергә ярата икән. Утлар яктыртып әйләнә торган диско-шар аңа бигрәк тә ошады инде. Адель белән саубуллашып, тагын юлга кузгалдык.

Бу юлы Кыш Бабайны Чаллы шәһәрендәге 37 коплекста көтәләр иде. Тимур Шәрипов 54нче гимназиянең 7нче сыйныфында белем ала. Ул шахмат уйнарга ярата, әле күптән түгел узган ярашта да үзе әйтмешли «шәп уйнаучы» ике шахматчыны җиңгән. Тимур бик яхшы укый, көндәлегендә «4» тә «5» кенә. Кыш Бабай килүенә ул бик матур шигырь дә ятлап куйган иде.

Бу көнне Кыш бабай Әмир Гыйльфановны да Яңа ел белән котлап чыкты. Әмир Чаллыдагы 11нче мәктәпнең 7нче сыйныфында укый. Ул өйдә генә белем ала. Кыш Бабай килеп кергәч, аның шатлыгы эченә сыймады. Әмир аяк бармаклары ярдәмендә компьютер клавишаларына басып социаль челтәрләрдә аралаша, уеннар уйный, укырга кирәкле материаллар эзли. Кыш Бабай белән Кар кызы аңа матур теләкләрен җиткерделәр, бүләкләрен тапшырдылар.

Менә шушындый могҗизага бай көн булды бу. Әлеге могҗизаны булдырырга быел хәйриячеләр дә ярдәм итте. Мамадыш районы якташлар җәмгыяте рәисе Рөстәм Фәттаховка бүләкләр өчен, эшмәкәр Ринат Шәриповка балаларны ярты елга газетага яздырганы өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Балаларны сөендерә алганыбыз өчен без бик шат.

Кадерле укучыларыбыз, Яңа еллар сезгә бары тик яхшы яңалыклар, шатлык-куанычлар гына алып килсен. Яңа елда да бергә булыйк!

Фәнис Ихсанов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев