Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 12нче саны дөнья күрде

Беренче биттә - Чаллының 54нче гимназиясендә 1А сыйныфта укучы Милана Петрова. Милана белән Ай Кызы танышып кайтты.

Подиумда йөрергә өйрәнәм

Яңа танышым – Милана Петрова. Бер карашта үзенә җәлеп итә торган харизматик кешеләр була. Милана да шундый. Үзе җитез, үзе шаян, үзе бик кызыксынучан. Мин аңа бер сорау, ул миңа – унны. Милана белән Чаллыдагы 54нче гимназиядә таныштык. Ул 1А сыйныфында белем ала. Бик күп кызыксынулары бар икән. Фотога төшергәндә ничек басарга дип әйтәсе  дә юк аңа. Әле болай, әле тегеләй боргалана. Останы өйрәтеп булмый шул, Милана модельләр мәктәбенә йөри икән.

– Анда нәрсәләр өйрәтәләр, Милана!

– Без анда дөрес итеп подиумда йөрергә өйрәнәбез. Матур итеп фотоларга төшәбез.

– Тагын нинди кызыксынуларың бар?

– Дүрт яшемнән нәфис гимнастика белән шөгыльләнәм.

– Афәрин, ярышларда да катнашканың булдымы соң!

– Әйе, җиңүләрем дә бар. Мин чукмарлар(булава), кыршау, скакалка кебек предметлар белән чыгышлар ясарга өйрәнәм. Шпагатка утырам, мостик төшәм.

– Мәктәптә дә бик актив дип әйттеләр үзеңне.

– Мин шигырьләр сөйләп тә бәйгеләрдә катнашам. Театр түгәрәгенә дә йөрим.

– Ә кайсы дәресләрне яратасың?

– Миңа физкультура , рәсем дәресе ошый.

– Хоббиең бармы?

– О, мин ашарга пешерергә яратам.

– Чынлапмы?

– Әни пешерә, мин аңа булышам. Йә берәр нәрсә турыйм, йә чистартам. Без бергә кухняда кичке аш әзерләргә яратабыз.

– Менә бит, афәрин, Милана.

Әңгәмәдәш - Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев