Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау» – якын дустыбыз!

Сез газета укырга яратасызмы?

Менә безнең Сәмирә кечкенәдән газета-журналлар укырга ярата. Әнисе белән бергә «Әдәби марафон»да да актив катнаша ул. Укуда – алдынгы, өйдә – әнисенә булышчы, энесенә – яраткан апа. Язилә шулай ук уку алдынгысы, күп бәйгеләрдә катнаша, югары урыннар яулый. Мәктәптәге чаралар берсе дә алардан башка үтми. Республикакүләм «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә «Сөембикә маҗаралары» дип аталган спектакльдә катнашып, лауреат исемен дә алдылар.

Сез дә уку елын безнең яраткан газетабыз белән башлап җибәрегез! «Көмеш кыңгырау» активлыкка өйрәтә, малайлар-кызлар!

Эльвира Бачкова, Яшел Үзән районы, Әйшә урта мәктәбе.  

Рәсемдә Яшел Үзән районы, Әйшә урта мәктәбенең 4нче сыйныф кызлары Сәмирә Мәннәпова (уңда) һәм Язилә Якупова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев