Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау» газетасының яңа саны дөнья күрде

Беренче биттә - Чаллы шәһәре, 78нче прогимназия укучылары. Алар безгә үзләренең уңышлары турында хат язып җибәргәннәр.

Исәнме якын дустыбыз «Көмеш кыңгырау»!

Сиңа Чаллы шәһәреннән 3б сыйныфы  укучылары кайнар сәламнәрен җибәрә. Без «Пушкин исемендәге 78нче пролицейда» укыйбыз   һәм «Көмеш кыңгырау»ның  һәрбер  санын көтеп алабыз. Ә бүген сиңа уңышларыбыз, дөресрәге, уңышка ирешү серләре турында язасыбыз килә.

Пролицейда һәр елны «Сәнгать фестивале» («Фестиваль искусство») уза. Бу безнең өчен дә, әти-әниләребез өчен дә зур бәйрәм. Менә шунда  талантыбызны, бөтен осталыгыбызны күрсәтәбез без.

Татар теле һәм әдәби уку дәресләре дә безгә бик ошый. Дәресләргә шатланып йөрибез. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын  сакларга тырышабыз.

Күптән түгел бер проект эш башкардык: татар халкының милли ашларын – чәк-чәк, бәлеш, кыстыбыйларны әзерләп, алар турында сөйләп, «тәмле дәрес»ләр уздырдык.

Укытучыбыз Суфия Мавлемзановна безнең белән бик горурлана, чөнки без барлык бәйгеләрдә  дә актив катнашып, алдынгы урыннар яулыйбыз.

Чаллы шәһәре, 78нче прогимназия укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев