Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау» газетасының яңа 23нче саны дөнья күрде

Кыскача газетаның эчтәлеге белән танышыйк.

Газетаның беренче битендә - Чаллы шәһәренең 10нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Акмалов Артур. Артур велосипедта йөрергә ярата һәм брейк-данс белән шөгыльләнә.

Бу санда сез «Күңелемдә шигырь туды» сәхифәсендә укучыларыбызның җәйгә багышланган шигырьләре белән, «Йолдызга» соравың бармы?» сәхифәсендә Тик-токта миллион карау җыйган шаффл биюче Айдар Таһиров белән әңгәмә, Тик-ток кушымтасында популяр булган бию юнәлешләре белән таныша аласыз.

«Әдәби сәхифә»дә яшь талантлы язучы Рөстәм Галиуллинның «Егетлек» хикәясе урын алды.

Җиденче бит табигатькә багышланды. «Челтер-челтер чишмәбез» - чишмәләр турында риваятьләр, шигырьләр, парчалар, кызыклы фактлар.

Сигезенче биттә Әхәт Гаффарның «Койрык» әкияте, мәзәкләр, Халыкара блогерлар көне турында мәгълүмат һәм танылган блогер «Кызык-мызык» Илназ Габдуллин киңәшләре, Алия Сабирҗановадан рецепт.

Газетага Онлайн язылу биредә►https://podpiska.pochta.ru/press/П2370 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев