«Көмеш кыңгырау» газетасының яңа 20нче саны
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау» газетасының яңа 20нче саны

Газетаның яңа саны белән танышыгыз.

Татарстан – туган илем,

Ватаным – татар иле.

Әтиемнең, әниемнең

Минем дә туган җирем.

Бабамнар монда яшәгән,

Мин дә монда яшәрмен.

Барысы да якын монда:

Авылы да шәһәре.

Туган илем – бабамнардан

Миңа калган бүләк ул.

Туган илне, туган телне

Нык сакларга кирәк ул!

Лилия Гыйбадуллина.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев