Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау» газетасының 29нчы санын каршы алыгыз

Беренче биттә Тукай районы Калмия авылында яшәүче Айназ һәм Илхан Гыйлфановлар.

Гыйлфановлар гаиләсе турындагы язманы 4нче биттән укыгыз.

Икенче биттәге «Ачык ишек» сәхифәсендә Казан кызы Диләрә Галиуллинаның Сәләт дөньясы турындагы язмасы, сыр ясау белән шөгыльләнүче 14 яшьлек эшмәкәр Данияр Гафуров белән таныша аласыз. Арча районы Ак-Чишмә авылы белән бәйле риваятьләр, Чаллыдан Кәрим Зәйнуллинның хыялы турындагы язма да «Ачык ишек»тә.

Пычак белән чәнечкене кайсы кулга тотып ашарга, ашыңа чебен төшсә нишләргә - «Әдәплелек дәресе» сәхифәсендә.

5нче биттә Зимфира Исламова, Рәзинә Сәетгәрәева, Илзирә Вәлиуллина, Роза Әмирова, Альбина Сәгъдиевалардан җәйге шигырьләр.

«Әдәби сәхифә» дә - Нәкыйп Каштановның «Ярдәм», Лилия Фәттахованың «Минем дустым - монстр!» хикәяләре.

Гөнаһлар ничә төрле була, су - сәдакамы, бәхәсләшергә ярату нәрсәне аңлата һ.б. сорауларга җавапларны «Кәүсәр чишмәсе» сәхифәсеннән таба алырсыз.

Соңгы биттә Рәис Шаһи төзегән кроссворд, мәзәкләр һәм татар халык әкияте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев