Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау» газетасының 28нчы саны дөнья күрде

Әлеге санның кыскача эчтәлеге белән танышабыз.

Беренче биттә «Нәни бакчачы - 2» фотобәйгесендә катнашучы Буа кызы Сөнгатова Диләрә. Бәйгенең бөтен катнашучыларын биредә күзәтә аласыз.

Икенче биттә «Бүләк өстенә бүләк» акциясе җиңүчеләре турында мәгълүмат, даими авторыбыз Роза Әмирова язмасы, «Сәләт» Халыкара уку-укыту форумы барышы белән таныша аласыз. Шулай ук нәни дусларыбызга «ШАЯН ТВ»дан буягыч бар. 

Өченче бит - укучыларыбыз иҗатына багышлана. Менә шул шигырьләрнең берсе:

Китап булсын дустыбыз!

«Китап – ул акыл иясе!» –

дип әйтте миңа әби.

Нинди акыл булсын анда

Ул бит кәгазь, бик нәни?

 

«Кара, улым, күпме сүзләр

Язылган бу китапка.

Ул сүзләрдә тылсым көче,

Зиһенне ул баета!

 

Күп укысаң – күп белерсең,

Китап булсын юлдашың.

Тел байлыгы, рухи азык

Китап белән тупларсың!»

Эмил Камалов, Тукай районы, Теләнче Тамак мәктәбе.


Дүртенче биттә «Тормышка юллама» сәхифәсен очратырсыз. Кукмара районы Киндер Күл авылында яшәүче алтын куллы кыз - Азалия Гарифуллина һәм дизайнер һөнәренең үзенчәлекләре турында укый аласыз.


Бишенче биттә нәни дусларыбызны «Курчак уйныйбыз» сәхифәсе көтә. Бер мөгезле ат (единорог), Лол курчагы турында нәрсәләр белә идегез? Ә татар курчаклары Гомәр белән Гөлбикә турында белә идегезме? Шулай ук курчаклар темасына кызыклы фактлар, табышмак, башваткыч нәни дусларыбызның күңелләренә хуш килер.


Алтынчы биттә - «Әдәби сәхифә». Эльмира Шәрифуллинаның «Алтын балык», «Шәүкәт абый әлифбасы»ның (авторы - Ринат Мәннан) дәвамын укыгыз.


Җиденче биттә редкациябезнең даими авторы - Мамадыш районы Кече Кирмән авылы егете Әмир Фәрхуллинның иҗади тәҗрибәсе. Әмир мәктәп тормышы турында пьеса язган. Шундый кызык!


Сигезенче биттә «Безнең календарь» сәхифәсе, җәйге уен, башваткыч һәм мәзәкләр күрерсез. Ирина Зартайскаяның хикәясен укып кечкенә булу җиңелрәкме әллә олы кеше булумы икәнен белерсез.


Ә сез «Көмеш кыңгырау»га язылганмы? Язылмаган булсагыз, онлайн язылу биредә►https://podpiska.pochta.ru/press/П2370
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев