«Көмеш кыңгырау» газетасының 21нче саны дөнья күрде
Дөнья матур! Дөнья без булганга матур.
Без шат елмайганга, челтерәп көлгәнгә, ихлас сөенгәнгә, үзебезне бәхетле тойганга матур ул. Ә безне елмайтыр өчен әти-әнинең һәрчак янәшәдә булуы, без яшәгән өйнең бөтен дөньяны сыйдыруы һәм, иң мөһиме, бик тә, бик тә хәвефсез булуы кирәк. Тып-тыныч, рәхәт, җылы булсын һәм дуслык хөкем сөрсен бу гаилә дип аталган үзе зур, үзе кечкенә галәмдә. Безнең яклауга мохтаҗлар – ятим, авыру балалар да һәрчак ярдәмебезне, кайгыртуыбызны тоеп яшәсен.
Барыбыз да бәхетле булыйк!
2нче биттә «Наласа егете – видеоблогер», 6нчы биттә «Җил давыл кузгата», 7нче биттә «Чакмый торган елан» дигән язмаларны укый аласыз.
Газетаның тышлыгында басылган Чаллының 41нче мәктәбендә, 3нче сыйныфта укучы Риана Абзалова турында язманы газетабызның 4нче битеннән укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
0
Молодцы, кызлар!
0
0