Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау» газетасының 18нче саны дөнья күрде

Яңа санга кыскача күзәтү.

Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә кагылган. Бу көннәрдә безгә килгән хатларның да күбесе шушы темага: без сугышны – ачынып, авыр елларны зур түземлек белән кичергән әби-бабаларыбызны горурланып искә алабыз.
Актаныш районы Богады мәктәбеннән Энҗе һәм Сәйдәш Хисамовлар, мисал өчен, ветеран бабалары Хөсәенов Тимершәех Хөсәен улы турында язалар.



Газетабызда язгы темалар да өстенлек итә. Чаллының 41нче мәктәбендә, 4нче сыйныфта укучы Иделия Ибраһимова, мәсәлән, әтисе белән каен суы җыюы турында сөйли. «Каен суын алганнан соң, әти тишкән җиренә чөй сугып куя, агачның ярасын бәйли. Юкса, аның суы агып бетеп, агач корырга мөмкин», – дип яза ул.



Мөслим районы Вәрәшбаш мәктәбендә 4нче сыйныфта укучы Гөлинә Мөэминова менә әтисе белән әнисенең балачагыннан көнләшеп тә куя икән хәтта. «Алар кечкенә чакта авылларда балалар күп булган, – дип яза ул, – Рәхәтләнеп бергә урамда уйнаганнар ичмаса!»



Мамадыш районы Кече Кирмән авылыннан Әмир Фәрхуллин исә үткән заманга хат язарга булган. Җиңү таңын каршы алганда (ягъни 75 ел элек) нәкъ аның яшендә булган бабасына. «Синең киреләнәсең килгән чакларың булгандыр, ләкин син ялкаулыкны да, куркуны да җиңгәнсең. Исән калыр өчен – өстәвенә ябык җилкәләреңә нинди авыр йөкләр күтәреп – алга таба яшәгәнсең. Син, бабай, булдыргансың!» – ди ул.



Кызыклы мәгълүматлар да җитәрлек безнең газетада. Менә сез иң күп агач утыртучының кем булуын беләсезме? Ә без беләбез – тиен! Кышка дип әллә никадәр агач орлыгы җыя да, кая куйганын оныта икән тиен. Онытылган орлыклардан исә миллионнарча агачлар үсеп чыга.

 

Газетага языласыгыз килсә, Онлайн язылу биредә

Газетага һәм тагын бер журналга язылган кешеләр бүләкләр уйнатуда катнаша ала. Тулырак әлеге язмада►Газетага языл һәм кыйммәтле бүләкләр от!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев