Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Күкин фестивалендә иң күп балык тотучыга 12 яшь!

Быел Мөслимдә кабат Күкин фестивале узды. 

Күкин – ул шундый балык. Ә бу фестивальгә балык тотарга яратучылар җыела. «Күкин» дигән сүз Мөслим ягында гына киң таралу алган. Башка районнарда бу сүзне белмиләр диярлек. 

Күкин Фестивалендә катнашучыларның саны елдан-ел арта. Быел Сарман районыннан, Әлмәт һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән кайткан катнашучылар да булды. Команда эстафетасында әтиле-уллы Ранис һәм Булат Бәдертдиновлар беренче урынны алды. 12 яшьлек Булат иң күп балык тотучы буларак «Иң җитез балыкчы» номинациясендә җиңү яулады. Ул бер сәгать эчендә 132 балык тоткан. Менә сиңа мә!

Булат Мөслимдә яши. Быел 6нчы сыйныфка бара. Ул балык тотарга да, футбол уйнарга да бик ярата.

– Сәлам, Булат, ярышта бик күп балык тоткансың. Безне дә күп итеп балык тотарга өйрәт әле.

– Балыкларны тәмле әйбер белән сыйларга кирәк. Аннан алар җыелалар. Шуннан кармак кына саласы кала инде.

– Балыклар өчен тәмле әйбер ни инде ул?

– Борчак, кукуруз, суалчан, көрпә, ипи, тирес корты. Тәмләткечләр дә сибәм әле.

– Бигрәк оста балыкчы икәнсең бит. Кайчаннан бирле балык тотасың?

– Мин өч яшьтән әтием белән балыкка йөрим. Бу фестивальдә инде дүртенче мәртәбә катнашам. Без җәй көне дә, кыш көне дә балыкка барырга яратабыз. Бу минем яраткан хоббием.

– Беренче тапкыр тоткан балыгыңны хәтерлисеңме?

– Шул күкин иде инде. Карплар семьялыгыннан. Аның русча уклейка диләр.

– Нинди балык тотарга хыялланасың?

– 50 кгнан артык җәен тотсам, вот шәп булыр иде.

– Булыр әле. Бик үҗәт бит син. Балык тоткан вакытта исеңдә калган берәр кызыклы вакыйга бармы?

– Бар. Мәсәлән Минзәлә районындагы Бикбай авылында балык тотканда  булды. Анда кечкенә балыклар үзләре көймәгә сикереп менәләр, тотасы да юк.

– Шаккатмалы икән. Карале, ә алтын балык эләктерсәң, ни сорар идең?

– Бөтен туганнарым да сәламәт, бәхетле булсыннар дип теләр идем.


Әңгәмәдәш – Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X