Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Әкиятче оныгы

Уңышлар сиңа, Гөлинә!

Әкиятче Зариф бабайны беләсез микән сез? Зариф Мөэминов Мөслим районы Теләнче авылында туып үскән мөгаллим, әдип, бик күп сугышларда катнашкан танылган шәхес. Гомере буе халык авыз иҗатын җыйган ул. Нигә Зариф бабай турында искә төшердекме? Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныфы укучысы Гөлинә Мөэминова – әкиятче Зариф бабайның оныкчыгы икән!

Гөлинәбез үзе дә иҗат итәргә ярата. Аның мәкаләләре газета-журнал битләрендә еш дөнья күрә. Иҗади бәйгеләрдә катнаша һәм җиңеп килә. Роберт Миңнуллин иҗаты буенча эсселәр республика конкурсында, районкүләм «Сандугачтай моңлы Тукай теле» бәйгесендә, якташыбыз Факил Сафинның юбилее кичәсендә, Мөслим туган якны өйрәнү музее оештырган сочинениеләр конкурсында, «Көмеш кыңгырау» газетасы уздырган «Тукай дөньясына сәяхәт» иҗади конкурсында җиңүләр яулаган ул. Киләчәктә Гөлинәне журналист, язучы, шагыйрь, кыскасы иҗат кешесе итеп күрәсебез килә.

Уңышлар сиңа, Гөлинә!


Миләүшә Хәсәнова, Мөслим районы, Вәрәшбаш башлангыч белем бирү мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев