Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Күңелләр гел бергә булыр!

«Көмеш кыңгырау»ның 19нчы саны. Беренче биттә – Тукай районы Яңа поселогы урта мәктәбеның 11нчы сыйныф укучылары. Алар өчен иң җаваплы, бераз ямансу һәм шул ук вакытта рәхәт көннәр бу...

 

Соңгы дәрес, соңгы кыңгырау... 11 ел буе укыган мәктәбең белән саубуллашу, имтиханнар, олы тормыш юлына аяк басу, югары уку йортлары... Болар барысы да чыгарылыш сыйныф укучылары үтәсе юллар! Белем сукмакларыннан атлап бара торгач, балачак, үсмер елларның күңелле хатирәләрен үзенә туплаган унбер көз, кыш, яз һәм җәй айлары күңелләрдә онытылмас хатирәләр булып уелып калды. Партадашыңнан өй эшләре күчерүләр, сыйныфташларың белән шаяру-көлешүләр, яраткан укытучың дәресе... барысы да артта, тик хәтердә калачак. Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас вакыйгаларын, дулкынландыргыч мизгелләрен, җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын һәркем гомер буе күңел түрендә саклый.  

Тик әлеге кыңгырау чыңы укучылар тормышында соңгысы булмас. Алда әле аларны гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр тормыш юлы, югары уку йортлары, мавыктыргыч студент еллары, яңа дуслар һәм күңелле вакыйгалар көтә. Бу чың бары тик аларның кадерле укытучылары һәм мәктәп белән хушлашу авазы гына. Соңгы кыңгырау тавышын тыңлар өчен, без, «Көмеш кыңгырау»лар Тукай районы Яңа поселогы мәктәбенә юл тоттык.

Быелгы уку елында Яңа поселогы урта мәктәбен 9 укучы тәмамлый. Сигез егет һәм бер кыз! Кемнең генә Ильвина Шәйхетдинова урынында буласы килмәс икән, әйеме, кызлар!

– Ул үзе дә энҗе бөртегедәй, – дип сөйли мәктәпнең татар теле укытучысы Резидә ханым Мәүҗитова... – Уку алдынгысы, Махеев исемендәге стипендия иясе, фәнни-практик конференцияләрдә дәрәҗәле урыннар яулаган укучы, рус теле, әдәбияты һәм башка фәннәрдән олимпиадалар җиңүчесе.

Ә егетләр арасында иң зур уңышларга ирешкәне Булат Гыйльфанов икән. Уку отличнигы, татар теле һәм әдәбияты, биология фәннәреннән олимпиада җиңүчесе ул. Хәер, быелгы унберенчеләр барысы да активлыклары белән аерылып торганнар. Һәм менә Бердәм Дәүләт имтиханарын уңышлы гына тапшырсалар, аларны бик җаваплы һәм кызыклы эш – һөнәр сайлау көтә. Хәер, күбесе инде аны күңеленнән генә сайлаган да: кайсы – укытучы, кайсы – хәрби, кайсы – икътисадчы булырга ниятли икән.

Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, хыялларыгызны чынга ашырырга язсын, егетләр-кызлар!

Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев